ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июнь 2020, 16:22

Шәфкатьлелек бизи кешен

Бүгенге язмамның герое –Үрнәк авылында 25 ел буе социаль хезмәткәр булып эшләүче айгөл Зиннур кызы Гомәрова. Алмагачлар, чияләр ап-ак чәчәк аткан авыл иртәләренең берсе. Сызылып кына таң атып килә. Иртәнге тынлыкны бозып , әкрен генә капка ачылды. Менә ул, көндәгечә, үзенең йорт эшләре башланганчы , ялгыз яшәгән әбиләренең хәлен белергә ашыкты. Табигатьнең нинди генә мизгеле булмасын, тирә-яктагы ма- турлыкка соклана-соклана, яраткан эшенә таң сызылып ату белән сөенеп бара ул. Һәр караган әбисенең тиз генә хәлләрен белеп чыккач кына күңеле тынычлана аның. Шәфкатьлелек, сизгерлек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче, күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле иткән, социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәткән ханым ул Айгөл Зиннур кызы. Социаль хезмәткәрләр дигәч тә, әлеге һөнәр ияләреннән җылылык, яктылык бөркелә. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәләрен һәм җан җылысын кушып, алар һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Аеруча өлкән буын кешеләренә шатлык, шәфкатьлелек өләшәләр. Социаль хезмәткәрләрнең барысына да әнә шундый сыйфатлар хас. Алар тиеш булган өчен түгел, күңелләре кушуы буенча эшлиләр. Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек. Әйе, бөтен кеше дә җир йөзенә хезмәт итәргә дип килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә – хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә охшаган һөнәрне сайларга хокуклы. “ Хезмәте барның– хөрмәте бар,” – дип халык юкка гына әйтмәгән. Айгөл – Аблай авылы кызы.1974 елда Зиннур абый белән Зәбирә апаның тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1990 елда Үрнәк авылына дүрт улын беръялгызы үстергән Әдия апа гаиләсенә килен булып төшә. “Үземнең кызларым булмады, Айгөлемне кызым кебек яраттым,” – ди бөтен гомерен савучы булып эшләп үткәргән, бүгенге көндә бәхетле картлык кичерүче Әдия апа. Социаль хезмәткәр һөнәренә Айгөл Зиннур кызы 1995 елда килә. Инде 25 ел дәвамында ул ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне карый. Ул өлкән кешеләрнең йортына җылылык һәм бәхет китерә, ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә. Ә иң мөһиме – ул тәмле телен, якты йөзен жәлләми. Әйе, кешеләрне ярата белсәң, аларның борчылуын үз йөрәгең аша кичерсәң, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртсаң гына социаль хезмәткәр булып эшли аласыңдыр ул. Айгөл кебек олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр була аладыр. Һәр көнне үз карамагындагы кешеләр белән эшләгәндә ягымлы, матур, күтәренке күңелле булып калу, әлбәттә, җиңел дә түгелдер. Ул бүген өлкән яшьтәге уналты кешене хезмәтләндерә. Аларга социалькөнкүреш, социаль-хезмәт, социальпсихологик, социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтә. —Айгөл Зиннур кызы карамагындагы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар барысы да аның эшеннән бик канәгать. Һәр килүен көтеп алалар. Кешелекле, ачык, таләпчән, әдәпле Айгөл ханым кебек кешеләр белән эшләве дә күңелле. Отчётларын вакытында тапшыра, документлар тутыру эшен дөрес итеп җиренә җиткереп алып бара, — ди “ Изгелек территориясе“ директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов. – Озак еллар без бергәбез. Барысына да түзә, сабыр, кешене рәнҗетергә базнат итми торган бала ул. Аның белән сөйләшкәч, күңелләрне бушаткач, җиңелрәк булып китә. Бар яктан җитеш йортҗирдә яшәүләрен күреп сөенеп бетә алмыйбыз. Бер-беребезгә нык ияләндек. Кайчак чит кешеләр өйгә кереп, аны күреп, кызыңмы әллә, дип сорасалар – әйе, кызым, киленеңме әллә, дисәләр – әйе, киленем, дип җавап бирәбез. Авыл тормышы бик авыр бит ул, балам. Шуның өчен дә авыл тырышларны, тынгысызларны ярата. Айгөлебез тырыш, тәртипле, үз эшенә җаваплы карый, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белә. Менә шундый кеше ул безнең Айгөл. Аны социаль хезмәткәр, дип әйтәсе дә килми, кызыбыз кебек ул. Безнең барыбызга да якын, кирәкле кеше. Аның кебек миһербанлы, ярдәмчел, читләр күңелен аңлый торган кеше бик сирәктер. Аңа җаваплы, катлаулы эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез, – ди Айгөлнең әбиләре. Уңган, гаиләсен дә, тормышын да менә дигән итеп алып барган Айгөлне Үрнәк авылы халкы булдыклы хатын-кыз, үрнәкле ана итеп тә хөрмәт итә. Тормыш юлдашы Зәвил Риф улы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Үзләре үрнәгендә эш сөеп үскән балалары бүген үз тормышлары белән яши. Көч һәм акыл белән эшләп тапкан уңганнарның дөньялары җитеш, тирәюньгә ямь өсти.

–Эшемне бик яратам. Өлкәннәргә әз генә уңайлык булдырсам да, күңел тынычлыгы алам. Бәләкәй генә бер яхшылык эшләсәм дә ихластан куанам. Алар рәхәттә яшәсә генә үземә рәхәт була. Тормышта үзем омтылган үрләргә менә киләм, тирә-юньдәгеләрдән көнләшмим,үзем кешеләр көнләшерлек итеп яшим. Һәр туган көн – минем өчен бәйрәм, – ди ул. Айгөлнең кеше хәленә керә бе- лүенә, күңел төшенкелегенә бирелмәвенә без, хезмәттәшләре, бик сокланабыз. Шундый хезмәттәшебез булуы – безнең өчен олы горурлык.


Читайте нас: