ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь 2020, 13:05

Кадерле истәлекләр

2020 ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бөек Ватан сугышы – кешеләр йөрәгендәге мәңге төзәлмәс яра ул. Яугирләр җиңү көнен шатлык яшьләре белән каршы алган. Без дә – аларның токымнары – бу көнне күз яшьләре белән билгелибез. 9 майда мин иң беренче чиратта, әлбәттә, җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткән әти-әниемне искә төшерәм.

2020 ел – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бөек Ватан сугышы – кешеләр йөрәгендәге мәңге төзәлмәс яра ул. Яугирләр җиңү көнен шатлык яшьләре белән каршы алган. Без дә – аларның токымнары – бу көнне күз яшьләре белән билгелибез. 9 майда мин иң беренче чиратта, әлбәттә, җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткән әти-әниемне искә төшерәм.


Минем әтием Хаҗи Кәлимулла улы Кәлимуллин 1910 елның 19 мартында Бүздәк районының Каран авылында туган. Сугышка кадәр ул “Коммуна” колхозында тракторчы булып эшли. Гомер буе җирдә эшләү, икмәк үстерү, гаиләсе белән озын, бәхетле гомер кичерү турында хыяллана ул. Әмма 1941 елның 22 июне барлык совет кешеләренең уй-ниятләрен челпәрәмә китерә. Әтием фашист илбасарларына каршы көрәшү өчен сугышка китәргә тырыша. Әмма аңа бронь бирәләр, чөнки ул чорда тракторчылар колхозда да кирәк була. Әтием заманында кавалерист булып хезмәт итә, запастагы рядовой була һәм сугыш чорында басуда эшләүнең әһәмиятен яхшы аңлый. Фидакарь хезмәте белән көченнән килгәнчә җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. 1942 елның ноябрендә аны фронтка алалар. Киткәндә ун ел эшләү чорында тугры дустына әйләнгән корыч атын җәмәгате Миңнегаянга – әниемә калдыра. Бер ел элек аның гаиләсенә кайгы килә: авырып, беренче хатыны вафат була, әтиебез ике бала белән кала. 20 яшьлек Миңнегаян әнә шулай Флүр белән Флориданың әниләрен алыштыра.
Әтием күренекле башкорт кавалерия дивизиясе сафларында сугыша. Тиздән аны Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Анда ул данлыклы хәрби машина – “Катюша”ны өйрәнә. Дүрт ай укыганнан соң, наводчик Хаҗи Кәлимуллин гвардия миномет бригадасы составында беренче алышка керә. Безнең солдатлар бер-бер артлы Туган ил шәһәрләрен һәм авылларын азат итәләр. Тиздән аларны шат тавышлар белән Молдавия, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австриянең азат ителгән халыклары каршы ала. Җиңүчеләр арасында минем әтием Хаҗи Кәлимуллин да була. 1946 елның көзендә Җиңү яулап кайткан батырның күкрәген алты хәрби медаль бизи.
Безнең гаилә архивында немец-фашист илбасарлары белән Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча алышкан өчен әтиебезгә Советлар Союзы Башкомандующие маршал И.В.Сталинның Рәхмәт хаты да саклана.
Туган якларына кайткач, 1960 елга кадәр әтием Каран МТСында тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшли, чирәм җирләре үзләштерә, шуның өчен 1957 елда “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аннары пенсияга чыкканчы 18 нче авыл һөнәрчелек-техник училищесында инструментальщик булып эшли.
Әнием Миңнегаян Шәйхелислам кызы Кәлимуллина 1921 елның 13 гыйнварында Бүздәк районының Йөрәктау авылында туа. Сугыш башланганда әтиемдә плугарь булып шли. Авылда эшкә сәләтле ир-атлар калмагач, хатын-кызлар техниканы үзләштерә башлыйлар. Миңнегаян да тракторга утыра. Авыр сугыш чорында җиңү хакына ничек эшләүләрен еш искә ала иде ул. 1950 елга кадәр әнием тракторчы булып эшли. Дүрт ел буе сугыштан көткән ирен дә басуда каршы ала.
Әниебез артабан ун ел буе Каран МТСында склад мөдире булып эшли. 1960 елның 15 июнендә Каран училищесына тулай торак коменданты итеп күчерелә.
Хаҗи белән Миңнегаянның тагын алты балалары: Эльза, Илсөяр, Гүзәл, Фикуза, Рудил, Филиза туа. Әти-әнием сигез балаларына да тиешле белем бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Гаиләгә кайгы килгәч – авырудан 25 яшьлек кызлары Фикуза вафат булгач, алыт айлык оныклары Гөлнараны да тәрбияләп устерделәр.
1971 нче елда Каран урта мәктәбен тәмамлагач, мин – уртанчы кызлары Гүзәл – Уфада медицина училищесына укырга кердем. 1974 нче елдан 2014 нче елга кадәр Иске Калмаш участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Тормыш иптәшем Рамил Миңнеәхмәт улы белән өч бала тәрбияләп үстердек. Элеге көндә балаларыбыз һәрберсе үз тормышлары белән яшиләр, безне сөендереп, биш онык бүләк иттеләр.
Әти-әнием күптән инде бу дөньяны калдырып киттеләр. Әмма сугыш авырлыкларын һәм михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән, әрнү-сызлануларга, кан-үлемгә түзгән, илне хәрабәләрдән котылдырган, тормышлары белән җиңүчеләр буынының нинди булырга тиешлеген күрсәткән кадерле кешеләремнең якты истәлеге һәрвакытта минем йөрәк түремдә саклана.
Гүзәл Хафизова.
Иске Калмаш авылы.
Читайте нас: