ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь 2020, 18:00

Мендек, дибез, бәхет уренә

Туган авылыбыз – балачагыбызның яшел бишеге ул. Һәркем сабый гына чагыннан уз туган ягына хас төсбизәкләрне күрә һәм гомере дзвамында күңелендә йөртә. Туган җир канат ныгытыр – яшәр өчен дә, читтә гомер кичерсәң уңышларыңны ишеттерер өчен дә кирәк . Ә мин үземне туган якта гомер кичерүем белән бәхетле саныйм.

Туган авылыбыз – балачагыбызның яшел бишеге ул. Һәркем сабый гына чагыннан уз туган ягына хас төсбизәкләрне күрә һәм гомере дзвамында күңелендә йөртә. Туган җир канат ныгытыр – яшәр өчен дә, читтә гомер кичерсәң уңышларыңны ишеттерер өчен дә кирәк . Ә мин үземне туган якта гомер кичерүем белән бәхетле саныйм. Биографиям дә гади генә. 1951 елның февралендә Урта Карьяуды авылында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Урта мәк- әпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлап, Чиялекүл башлангыч мәктәбендә балалар укыттым. Нәкь шул чорда тормышымда гүзәл вакыйга булды – гомерлек мәхәббәтемне таптым. Танышып-очрашып йөрдек тә, әти-әниләребезнең рөхсәтен алып өйләнештек. “Туган ягыңнан аерылсаң, чит җирләрдә бәхет көтмә, сагышлардан саргаерсың. Үз җиреңдә шатланып яшәүләргә ни җитә”, – дип үгетләп үстерделәр алар безне. Шуңа да безнең гаилә коруыбыз алар өчен зур куаныч булды. Калмашбаш авылының уңган егете Ришат Зиннуров белән никахлашып, хәзер менә 47 ел матур, тату, бәхетле гомер кичерәбез. Үземне бәхетле иткән кадерле кешем турында сөйлисем килеп, кулыма каләм алдым. Ришат Талибулла улы 1946 елның июнендә гади колхозчылар гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда белемгә омтылучанлыгы белән аерылып тора, каникул вакытларында колхозчыларга ярдәм итә, печән җыюда катнаша. Тырма йөрткән ат белән оста эш иткән үсмергә өлкәннәр сокланып карый, якты язмыш юрый. Сигезенче сыйныфны тәмамлау белән Ришат терлекчелек фермасына эшкә килә. Терлекче булып берничә ел эшләгәч, Чакмагышта һөнәрчелек -техник училищесы ачыла. Ришат беренчеләр сафында киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга. Колхозның тәҗрибәле тракторчысы Исмәгыйль Әхмәдиев остазлыгында эшчәнлеген башлап җибәрә. Бар тәҗрибәсен ихлас уртаклашканы, акыллы киңәшләре белән ярдәм иткәне өчен ул остазына гомере буена рәхмәтле булып яши. Ришат бик яшьли язмыш сынауларын кичерә. 16 яше тулганда сугыш яраларыннан сәламәтлеген югаткан әтисе вафат була. Егетнең югары уку йортларына кереп уку турындагы хыялы да тормышка ашмый. Әнисенең өлкән улы буларак, бар авырлыкны уз иңенә йөкли ул,биш туганын карап устерешә. Көнозын колхоз эшләреннән кайтып керми. Җәен басуларны иңлибуйлый: сөрә, чәчә, эшкәртә. Апайлары аякка басканчы, төпчек энесенә 8 яшь тулганчы механизатор булып эшләгәннән соң гына солдат бурычын үтәргә китә. Ул армиягә киткәнче ук “Коммунистик хез- мәт ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Комммунистлар партиясенә кандидатлык билеты да бирелә. Хабаровск өлкәсендә 6 ай танкистлар курсында укый, кече сержант званиесенә ия була, коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Авылда механизатор булып тәҗрибә туплаган егетне командирлары хөрмәт итә. Полигоннарда йөреп курсларда укучыларны танк белән идарә итү серләренә өйрәтә ул. Туган якларына ашкынып кайта егет. Аз гына да ял итеп тормыйча, Ильич исемендәге колхоз рәисе Хаҗгали Хафизов янына эш сорап килә, басучылык буенча хисапчы итеп тәгаенләнә. Бригадир Зәки ага Гыйззәтуллин белән бик килешеп эшлиләр. Әмма Ришатның техника белән идарә итәсе килә. “Т-4”, “ДТ-75” һәм башка техникаларда эшләп уңыш казанды ул. Ришатымның тракторыннан кызыл әләм төшмәде. Смена нормасын һәрвакыт арттырып үтәде. Чәчүдә 5,5 гектар норма куелса, ул аны унар гектарга җиткерер, өйгә төнге 3-4 сәгатьләрдә генә кайтыр иде. Ә иртәнге җидедә инде заправкада булды. Сезонга меңәр гектар сөргән чаклары аз булмады. Һәрчак планны арттырып үтәп гаиләбезгә премияләр алып шатланып кайтты. Техникасы ватылса, басуда үзе ремонтлады. Кемузардан тырышты алар. Эшләсәң генә тешлисең шул. Хезмәткә энекәшләрен дә өйрәтте Ришат. Үзенең эшләмәгән эше юк иде. Исмәгыйль абый Казахстанда стогометатель күреп кайткач, 5 ел дәвамында салам өюгә дә иреште әле. Басуларда хезмәт саеккач, терлекчелек фермасына барды, тирес түгү механизмнарын хезмәтләндерде. Бригадирның техника буенча ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде аңа. Эшчәнлеге дәверендә нинди генә бүләкләр алмады. Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен медальләре, Мактау грамоталары бихисап. Эшен утә нык бирелеп-яратып башкарды ул. Хәтта сәламәтлеге белән дә исәпләшеп тормады. Әйе, рәхәтлек кенә эзләп йөрмәде безнең чор кешеләре. Тормышыбызны кимхур булмаслык итеп кордык, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп яшәдек. Бәхет-сәгадәткә ирештек. Иремнән һичкайчан авыр сүз ишетмичә, назланып яшәвем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз – йөз аклыгы. Улым Илшат гаиләсендә ике оныгыбыз – Илүзә белән Илүсә үсте, икесе дә МГУ да укыйлар, табиб һөнәренә ия булалар. Киленебез Фәйрүзә дәваханәдә эшли, улыбыз Себер тарафларында хезмәт сала. Тормышлары күркәм. Ике катлы йорт төзеп керделәр. Улыбыз Илфат гаиләсе белән Чакмагышта нигез корды, Себер тарафларында – геофизика системасында, ә киленебез Динара укытучы булып эшли ,оныгыбыз Илназны устерәләр. Кызыбыз Зөлфиянең дә гаилә тормышы көйле. Киявебез Артур белән бергәләп эшкуарлык белән шогыльләнәләр. Оныкларыбыз Сәрия белән Гөлфия югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамладылар , сайлаган һөнәрләре буенча Казанда эшлиләр. Әйбәт яшәргә омтылдык, картлык көнебез өметле , балалар сөендереп кенә тора. Моннан да зуррак бәхет юктыр ул!
Читайте нас: