ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июнь 2020, 18:29

БЕРДӘМЛЕКТӘ ИЗГЕ – ЭШ

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәннәрнең каберен бел", дисәләр дә, бу арабыздан киткәннәрнең кабер өсләрен генә тәрбияләп торырга дигән сүз түгел, Мәңгелек йортны да карап, чистартып, койма-баганаларын ныгытып, кадер күрсәтеп торырга, кирәк. Безнең Яңа Почкак авылының зират капкасы да бик уңайсыз: күтәреп ачарга, күтәреп ябарга кирәк булды, үзе бик авыр иде.

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәннәрнең каберен бел", дисәләр дә, бу арабыздан киткәннәрнең кабер өсләрен генә тәрбияләп торырга дигән сүз түгел, Мәңгелек йортны да карап, чистартып, койма-баганаларын ныгытып, кадер күрсәтеп торырга, кирәк. Безнең Яңа Почкак авылының зират капкасы да бик уңайсыз: күтәреп ачарга, күтәреп ябарга кирәк булды, үзе бик авыр иде. Уфада яшәүче авылдашыбыз Мират Зәки улы Сәмигуллин "Яңа тимер капка эшләтеп куйсак, авылдашлар кушылыр микән?",- дигән хәбәр җибәрде. Капканың олысы да, бәләкәе дә кирәк, аның янына баганалары, цементы кирәк. Авылыбыз хәзер бәләкәй, кеше әз калды. Шуңа күрә, авылда калганнар белән генә көч җитмәячәген аңлап, интернетта тирә-якка сибелгән авылдашларны, якташларны берләштереп торган төркемгә белдерү куйдык. Илебезнең төрле ягына сибелгән авылдашлар берсүзсез риза булып, кем күпме булдырала, акча күчерә башладылар. Акча җыяр өчен дә ышанычлы, исәп-хисапны төгәл алып барган, карта белән дөрес эш итә белгән, интернеты да әйбәт эшләгән кеше кирәк. Бу эшне без Уфада яшәүче якташыбыз Людмила Җәвит кызы Ханнанова(Иванова) ышанып тапшырдык. Чөнки Ханнановлар нәселенең авылдашлар арасында гына түгел, тирә-якта да абруйлары зур, ышанычлы икәнен беләбез. Людмила Җәвит кызы бу эшне зур җаваплылык белән үз өстенә алды. Капкалар әзер булгач, Мират Зәки улы үзе Уфадан кайтып, эшне оештырып, берничә авылдаш белән капкаларны урыннарына урнаштырып куйдылар.
Авылдашлар, якташлар исеменнән бу изге эштә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән һәммәсенә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып әйләнеп кайтсын, тынычлыкта сәламәт булып, озын гомер кичерергә язсын. Арабыздан киткәннәрнең рухлары шат булып, бездән риза булып ятсыннар, биргән хәер-сәдакаларыбыз изге дога булып барып ирешсен.
Безнең авыл халкы элек-электән бердәм, тату булып, берберсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр, изге эшләрдә катнашканнар. Без дә киләчәк буынга үрнәк булып торалсак иде.
Фәйрүзә Саяпова.

Читайте нас: