ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июнь 2020, 17:10

Югары әзерлек режимында яңа үзгәрешләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров дүшәмбе, 15 июньдә үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә коронавирус таралу хәвефе сәбәпле кертелгән югары әзерлек режимын йомшарту ягына яңа үзгәрешләр кертелүе турында белдерде. Эссе көннәр башлану сәбәпле ул муниципалитетларда пляжларны ачу мөһимлеген белдерде. Шул ук вактта ул сулыкларда батып үлү челәр арта бару сәбәпле, барлык хәвефсезлек чараларын күрергә чакырды. Ял итүчеләр өчен шулай ук хәвефсез дистанция тоту кагыйдәләрендә төгәл үтәү мөһимлеген искәртте, муниципалитетлар җитәкчеләренә бу җәһәттән контрольне йомшартмаска күрсәтмә бирде. “Бүгеннән башлап җәмәгать урыннарында, шулай ук транспортта мотлак перчаткалар киеп йөрү таләбе бетерелә, – диде ул. –Эссе җәй көннәрендә болай йөрүнең кирәге юк. Әмма кулларны һәрчак яхшылап юып тору мөһимлеген онытып җибәрмик. Транспорт чаралары һәрвакыт антисептиклар белән даими эшкәртелеп тора, шуңа да перчаткалар кию артык”. Ә менә битлекләр кию режимы сакланып кала әле, шул исәптән җәмәгать транспортында, күп функцияле үзәкләрдә, сәүдә үзәкләрендә, парклар һәм скверларда да. Болар – кешеләр күп җыела торган урыннар, шуңада чир таралу хәвефен чикләү мөһим. Алдагы карарларда шулай ук фитнесс үзәкләре, башка урыннар ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Республикабызда үзчикләнү режимынан шушылай саккына чыга бару иң беренче чиратта үзе без өчен мөһим. Барыбыз да сәламәт булыйк. Шул ук вакытта… Муниципаль район хакимияте каршындаы гадәттән тыш хәлләргә каршы һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссиянең узган атнада үткән чираттагы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр арасында районыбызда коронавирус йоктыру хәвфенә каршы көрәш ту рында да сүз барды. Анда оешма учреждениеләрдә, сәүдә һәм хезмәтләндерү пунктларында хәвефсезлек чаралары үтәлеше, ирекле халык дружиналары әгъзаларының хокук тәртибен саклау хезмәткәрләре белән берлектәге рейдлары йомгаклары, район үзәк дәваханәсендә бу җәһәттән эшчәнлекнең ничек оештырылуы, җәмәгать урыннарында антисеп тиклар белән дезинфекцияләр үткәрелүе, халык арасында аңлату искәртү эшләре алып барылуы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде, бу җәһәттән артабангы эшчәнлек юнәлешләре аныкланды, райондашларыбыз иминлеген саклау хакына барлык чаралар төгәл үтәлергә тиешлегенә басым ясалды.

Читайте нас: