ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2020, 16:41

Ветераннарга – партия бүләге

Бүген ил башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад үтте. Бу истәлекле көндә безнең район үзәгендә һәм авыл биләләмәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләп, йортлары янында парадлар үтте.

  • Бүген ил башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад үтте. Бу истәлекле көндә безнең район үзәгендә һәм авыл биләләмәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләп, йортлары янында парадлар үтте. Илебезгә азатлык яулап алган яугирләргә рәхмәт йөзеннән һәм “Бердәм Русия” партиясең “Безнең Җиңү” тәкъдимен хуплап, илнең эре кәрәзле элемтә операторлары да ветераннарга бүләк ясады. Әлеге федераль акция чикләрендә районыбыз биләмәсендә яшәгән 13 Бөек Ватан сугышы ветеранына гомерлек түләүсез бәйләнешне тәэмин иткән кесә телефоннары тапшырылды. Бу телефоннар ярдәмендә алар таләп ителгән хезмәтләргә тәүлек әйләнәсенә бер нинди түләүләрсез шалтырата ала.
    Район үзәгендә гомер итүче яугир якташларыбыз Мөшәриф Зариф улы Бигнов белән Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшинга бу бүләкне бәйрәм белән тәбрикләп муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. Ветераннарны шулай ук муниципаль район хакимияте, Чакмагыш һәм Яңа Коты авыл Советы хакимиятләре , район ветераннар советы вәкилләре, волонтерлар, мәдәният хезмәткәрләре дә котлады.
    Читайте нас: