ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2020, 16:50

Ветераннарны тәбрикләделәр

Илебез башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәрелгән парад көнендә – 24 июньдә районыбыз биләмәләрендә дә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау тантаналары оештырылды.

Илебез башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәрелгән парад көнендә – 24 июньдә районыбыз биләмәләрендә дә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау тантаналары оештырылды.
Бу көнне Иске Калмаш авыл Советында гомер итүче зур хөрмәткә лаек ил агалары, бүгенге тыныч тормышны яулап алган яугирләр Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин белән Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинны истәлекле бәйрәм белән тәбрикләп, аларның йортлары янында һәр ветеран хөрмәтенә парад оештырдылар. Ветераннарга һәм аларның якыннарына мөрәҗәгать итеп, Иске Калмаш авыл биләмәсен хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева күңел түрендәге иң изге теләкләрне җиткергәннән соң ветераннарга “Бердәм Русия” партиясе һәм кәрәзле элемтә операторларының бүләге – түләүсез бәйләнеш тәэмин итүче кесә телефоннары тапшырылды. Иске Калмаш авыл Советы хакимияте, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм урындагы урта мәктәп коллективлары вәкилләре ветераннарга теләкләрен шигъри юллар һәм музыкаль бүләкләр аша җиткерделәр, ветераннарга һәм аларның якыннарына георгий тасмалары һәм кечкенә Җиңү әләмнәрен тапшырдылар.
Үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә җавап итеп, хөрмәтле ил агасы, райондашларга күңелләргә үтеп керә торган шигырьләре аша яхшы таныш булган Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин үзе иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерде. Ветеранның һәм аның гомер юлдашы Хәтимә Әхмәтҗан кызының яшьләргә җиткергән теләкләре дә бик тә фәһемле булды. Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинның да яшьләргә әйтер теләкләре күп иде.
Читайте нас: