ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль 2020, 18:30

Онлайн-брифинг үтте

Үткән атнада муниципаль район хакимиятендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча онлайнбрифинг үтте.

Үткән атнада муниципаль район хакимиятендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча онлайнбрифинг үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш районының мәшгульлек үзәге начальнигы Айдар Гали улы Зәйнетдинов, муниципаль район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Регина Ринат кызы Вәлиева катнашты. Брифинг барышында Светлана Фларис кызы Шакирова халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары белән таныштырып, ай саен бүленә торган түләүләрдән файдалану өчен кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын һәм мөрәҗәгать формалары турында сөйләде. Айдар Гали улы Зәйнетдинов эшсез калган гражданнарга ярдәм күрсәтү чикләрендә эшсезлек буенча пособиеләрнең күләме һәм түләнү вакытындагы үзгәрешләр турында аңлатты. Регина Ринат кызы Вәлиева республика 2019 елдан күчкән яңа система буенча торак-коммуналь хезмәтләре өчен ай саен бүленә торган акчалата компенсация күләме буенча үзгәрешләрнең асылын аңлатты. Аларга ярашлы, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен компенсация яңа стандартлар буенча исәпләнә. Бу стандартлар буенча җылыту сезоны булмаган җәй чорында бу хезмәт өчен түләүләр алынмаганлыктан, гражданнар компенсацияләрне дә кимрәк күләмдә алдылар. Октябрьмай айларында фатирлар казанлыкка ягып җылытылганлыктан, бу айларда коммуналь хезмәтләргә түләү өчен компенсация күләме дә югарырак булды. Онлайн-брифингны урындагы телевидение эфирында карап, бу үзгәрешләр турында тулырак мәгълумат алу мөмкинлеге булдырылды.
Читайте нас: