ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль 2020, 18:40

Яугирләрнең теләкләре бер: дөньялар тыныч булсын

Илебез башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәрелгән парад көнендә – 24 июньдә районыбыз биләмәләрендә дә Бөек ватан сугышы ветераннарын котлау тантаналары оештырылды. Бу көнне Иске Калмаш авыл биләмәсендә гомер итүче зур хөрмәткә лаек ил агалары – бүгенге тыныч тормышны яулап алган яугирләр Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин белән Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинны истәлекле бәйрәм белән тәбрикләп, аларның икесенең дә йортлары янында парад оештырдылар. Ветераннарга һәм аларның якыннарына мөрәҗәгать итеп, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев, авыл Советының ветераннар оешмасы рәисе, өлкән яшьтәге волонтерлар төркеме җитәкчесе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева күңел түрендәге иң изге теләкләрен бик тә җылы сүзләр, күңелләргә үтеп керерлек шигъри юллар аша җиткергәннән соң аларга “Бердәм Русия” партиясенең бүләге – түләүсез бәйләнеш тәэмин итүче кесә телефоннары тапшырылды. Иске Калмаш авыл Советы хакимиятенең, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге, мәктәп коллективлары вәкилләре ветераннарга теләкләрен шигъри юллар һәм музыкаль бүләкләр аша җиткерделәр, ветераннарга һәм аларның якыннарына Георгий тасмалары һәм кечкенә Җиңү әләмнәрен тапшырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны, райондашларга күңелләргә үтеп керә торган тирән мәгънәле һәм бай эчтәлекле шигырьләре аша яхшы таныш булган Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” , “Хәрби хезмәтләр өчен”, Жуков, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ул 1944 елда, унҗиде яшендә фронтка китә һәм Тын океан флотында хезмәт итә, япон империалистларына каршы алышларда катнаша. 1950 елның көзенә кадәр Көньяк Сахалиндагы хәрби-диңгез флоты базасында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, тракторчылар бригадасы хисапчысы, “Башнефтегеофизика” оеш- масында нефть эзләүче разведчик, “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе хезмәткәре булып эшли. Хәләл җефете Хәтимә Әхмәтҗан кызы белән өч кыз тәрбияләп үсте- рәләр. Авылың хөрмәтле өлкәннәре бик күпләргә үрнәк булып Ис- ке Калмаш эшчеләр поселогында бәрәкәтле тигез гомер кичерә. Үзләренә күрсәтелгән кадерхөрмәткә җавап итеп, хөрмәтле ил агасы үзе иҗат иткән шигырьләрне яттан укып ишеттерде. Аның яхшы хәтерле-зиһенле булуын, дөнья яңалыкларының асылын аңлап, аларга карата үз төпле фикерен белдерүен сокланып тыңладык. Ветеранның һәм аның гомер юлдашы Хәтимә Әхмәтҗан кызының яшьләргә җиткергән теләкләре дә бик тә фәһемле булды: “Хәзерге дөньялар җитеш, яшәргә, укырга, эшләргә барлык шартлар да бар. Әмма җиңел түгел. Бу коронавирус дигән чир дә тиз генә китәргә килмәгән: җиңел чир булса, алай тиз таралып, бөтен дөньяны яулап алмас иде. Ничек тә үзегезне, сәла- мәтлегегезне сакларга тырышыгыз, матур итеп яшәгез. Дөньяның барлык матурлыкларын күреп, кадерен белеп, озын гомер кичерегез. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын”, – дип озатып калды ул үзен тәбрикләргә килүче авылдашларын һәм Чакмагыш телевидениесе белән район гәзитенең ижади төркемен. Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинның батырлыклары икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, Жуков медале, Белоруссия Республикасының медале, юбилей медальләре, бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Ул шушы авылда туып үскән. Илдә Бөек Ватан сугышы башлангач, вербовка буенча Түбәнге Тагил шәһәрендә хәрби заводта эшли. Алкино хәрби лагерендә әзерлек үткәннән соң фронтка 1942 елда китә. Белоруссия фронтында артиллерия полкында разведчик була, каты яраланып госпитальгә эләгә. Табиблар комиссиясе аны 1944 елда хәрби хезмәттән азат итә. Әмма 1945 елда аны яңадан армиягә алалар. Ул японнарга каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң туган авылына кайта һәм хаклы ялга туктаганчы “Кызыл Октябрь” хуҗалыгында терлекчелек тармагында эшли. Гомер юлдашы Шәмсиямал Гомәр кызы белән илле биш елдан артык гомер кичерәләр. Тормыш иптәшенең вафатыннан соң улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Еллар агышы һәм сугышта алган авыр яра сәламәтлеген шактый какшатса да, күңеле һич картаймаган әле ветеранның. Ул үзен котларга килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, елларның тыныч, имин булуын теләде. Әйе, тарихта тиңнәре булмаган сугышның утлы юлларын үткән, аның дәһшәтен үз күзләре белән күргән ветераннарның теләге бер: мондый алышлар башка беркайчан да кабатланмасын, җиргә килгән яшь буын бер вакытта да ул авырлыкларны күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын. Аларның теләкләре кабул булып, иң куәтле догалардай сугыш сөременнән сакласын иде, дибез аларга кушылып без дә һәм, каһарманлыклары гасырлар тарихында калырлык шушы яугирләрне күреп-аралашып калу бәхетен татыган буын вәкилләре буларак, аларның бу васыятьләрен киләчәк буыннарга да бөтен тулылыгында җиткерә алсак иде.

Илебез башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәрелгән парад көнендә – 24 июньдә районыбыз биләмәләрендә дә Бөек ватан сугышы ветераннарын котлау тантаналары оештырылды. Бу көнне Иске Калмаш авыл биләмәсендә гомер итүче зур хөрмәткә лаек ил агалары – бүгенге тыныч тормышны яулап алган яугирләр Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин белән Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинны истәлекле бәйрәм белән тәбрикләп, аларның икесенең дә йортлары янында парад оештырдылар. Ветераннарга һәм аларның якыннарына мөрәҗәгать итеп, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев, авыл Советының ветераннар оешмасы рәисе, өлкән яшьтәге волонтерлар төркеме җитәкчесе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева күңел түрендәге иң изге теләкләрен бик тә җылы сүзләр, күңелләргә үтеп керерлек шигъри юллар аша җиткергәннән соң аларга “Бердәм Русия” партиясенең бүләге – түләүсез бәйләнеш тәэмин итүче кесә телефоннары тапшырылды. Иске Калмаш авыл Советы хакимиятенең, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге, мәктәп коллективлары вәкилләре ветераннарга теләкләрен шигъри юллар һәм музыкаль бүләкләр аша җиткерделәр, ветераннарга һәм аларның якыннарына Георгий тасмалары һәм кечкенә Җиңү әләмнәрен тапшырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны, райондашларга күңелләргә үтеп керә торган тирән мәгънәле һәм бай эчтәлекле шигырьләре аша яхшы таныш булган Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” , “Хәрби хезмәтләр өчен”, Жуков, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ул 1944 елда, унҗиде яшендә фронтка китә һәм Тын океан флотында хезмәт итә, япон империалистларына каршы алышларда катнаша. 1950 елның көзенә кадәр Көньяк Сахалиндагы хәрби-диңгез флоты базасында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, тракторчылар бригадасы хисапчысы, “Башнефтегеофизика” оеш-
масында нефть эзләүче разведчик, “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе хезмәткәре булып эшли. Хәләл җефете Хәтимә Әхмәтҗан кызы белән өч кыз тәрбияләп үсте- рәләр. Авылың хөрмәтле өлкәннәре бик күпләргә үрнәк булып Ис- ке Калмаш эшчеләр поселогында бәрәкәтле тигез гомер кичерә. Үзләренә күрсәтелгән кадерхөрмәткә җавап итеп, хөрмәтле ил агасы үзе иҗат иткән шигырьләрне яттан укып ишеттерде. Аның яхшы хәтерле-зиһенле булуын, дөнья яңалыкларының асылын аңлап, аларга карата үз төпле фикерен белдерүен сокланып тыңладык. Ветеранның һәм аның гомер юлдашы Хәтимә Әхмәтҗан кызының яшьләргә җиткергән теләкләре дә бик тә фәһемле булды: “Хәзерге дөньялар җитеш, яшәргә, укырга, эшләргә барлык шартлар да бар. Әмма җиңел түгел. Бу коронавирус дигән чир дә тиз генә китәргә килмәгән: җиңел чир булса, алай тиз таралып, бөтен дөньяны яулап алмас иде. Ничек тә үзегезне, сәла- мәтлегегезне сакларга тырышыгыз, матур итеп яшәгез. Дөньяның барлык матурлыкларын күреп, кадерен белеп, озын гомер кичерегез. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын”, – дип озатып калды ул үзен тәбрикләргә килүче авылдашларын һәм Чакмагыш телевидениесе белән район гәзитенең ижади төркемен. Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинның батырлыклары икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, Жуков медале, Белоруссия Республикасының медале, юбилей медальләре, бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Ул шушы авылда туып үскән. Илдә Бөек Ватан сугышы башлангач, вербовка буенча Түбәнге Тагил шәһәрендә хәрби заводта эшли. Алкино хәрби лагерендә әзерлек үткәннән соң фронтка 1942 елда китә. Белоруссия фронтында артиллерия полкында разведчик була, каты яраланып госпитальгә эләгә. Табиблар комиссиясе аны 1944 елда хәрби хезмәттән азат итә. Әмма 1945 елда аны яңадан армиягә алалар. Ул японнарга каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң туган авылына кайта һәм хаклы ялга туктаганчы “Кызыл Октябрь” хуҗалыгында терлекчелек тармагында эшли. Гомер юлдашы Шәмсиямал Гомәр кызы белән илле биш елдан артык гомер кичерәләр. Тормыш иптәшенең вафатыннан соң улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Еллар агышы һәм сугышта алган авыр яра сәламәтлеген шактый какшатса да, күңеле һич картаймаган әле ветеранның. Ул үзен котларга килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, елларның тыныч, имин булуын теләде. Әйе, тарихта тиңнәре булмаган сугышның утлы юлларын үткән, аның дәһшәтен үз күзләре белән күргән ветераннарның теләге бер: мондый алышлар башка беркайчан да кабатланмасын, җиргә килгән яшь буын бер вакытта да ул авырлыкларны күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын. Аларның теләкләре кабул булып, иң куәтле догалардай сугыш сөременнән сакласын иде, дибез аларга кушылып без дә һәм, каһарманлыклары гасырлар тарихында калырлык шушы яугирләрне күреп-аралашып калу бәхетен татыган буын вәкилләре буларак, аларның бу васыятьләрен киләчәк буыннарга да бөтен тулылыгында җиткерә алсак иде.
Читайте нас: