ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2020, 18:40

Авыл хуҗалыгына ярдәм

Башкортстан Башлыгы Р.Хәбиров үткән атнада “Инвестицияләр сәгате” форматындагы чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәкъдимнәр тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы Р.Хәбиров үткән атнада “Инвестицияләр сәгате” форматындагы чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәкъдимнәр тикшерелде. Киңәшмәдә безнең якташыбыз – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та катнашып, терлекчелек продукциясе күләмен арттыру, шулай ук безнең Чакмагыш районы биләмәсен- дә бөртекле культуралар игү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Инвестицияләр программасы чикләрендә Имәнлекул, Үрнәк, Уйбулат һәм Рапат авылларында яңа җитештерү объектлары төзүгә 715 млн. сум акча юнәлтелә. Бу җәһәттән район авылларында сыер маллары һәм бозаулар өчен мал торлаклары, шулай ук ашлык киптерү цехлары төзү, токымлы маллар һәм технологик җиһазлар сатып алу турында сүз бара. Аграрийлар 200 миллион сум үз акчаларын юнәлтеп, алда санап үтелгән объектларның бер өлешен төзи башлаган да инде. Әлеге күләмле проектка дәүләт ярдәме күрсәтү максатында токымлы мал һәм җиһазлар сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак, дип хәбәр ителә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.
Фото Башкортстан Республикасының Авыл хужалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.
Читайте нас: