ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2020, 18:20

Бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Үткән атна ахырыннан унберенче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының гамәли этабы старт алды. Бу дәүләт имтиханнарын районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 93 укучы үтәчәк.

Үткән атна ахырыннан унберенче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының гамәли этабы старт алды. Бу дәүләт имтиханнарын районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 93 укучы үтәчәк. Имтиханнарның тәүге көнендә аларның 30ы беренче сынауны үтте. Бу көнне алар рус әдәбияты, география, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча сынау тотты. Коронавирус инфекциясе эпидемиясе сәбәпле, быелгы сынаулар алдагы елларда үткәннәреннән шактый аерыла. Аларны тапшыру вакыты гына күчеп калмады, Роспотребнадзор таләбе буенча аудиторияләрдәге кешеләр саны
да үзгәрде. Шуңа бәйле имтихан- нарны оештырып үткәрү пунктларында сынауларны үткәрү кабинетлары саны да күбәйде. Әлбәттә, бу имтиханнар пандемиягә хәтле дә җиңел булмады. Хәзерге вируска каршы тору шартларында алар янә берникадәр катлауланды – дистанцион белем алу режимында аларга әзерләнү зур түземлелек һәм ихтыяр көче таләп итте. Әмма яшь райондашлырыбызның бу сынауларны да уңышлы үтәчә- генә иманыбыз камил. Ак юллар сезгә!
Читайте нас: