Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2020, 17:20

Әкият иленә файдалы сәяхәтләр өчен

Үзәк балалар модельле китапханәсендә яңа ачылган сенсор-библиотерапия бүлмәсе сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшь райондашларыбызга ярдәм итү максатын күзаллап булдырылды

Район үзәк балалар модельле китапханәсе биш елдан артык вакыт дәвамында сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалид балалар белән һәм социаль приютта тәрбияләнүче малайлар-кызлар белән библиотерапия остаханәсе нигезендә актив эшчәнлек алып бара.
Аның барышында балаларның психоэмоциаль күңел халәтен әкиятләр, курчак театры, китаплар ярдәмендә гармониягә китерү, тынычландыру максаты алга куела. Әлеге эшчәнлекнең нигезе”Окно в мир” проектына салынган. Бу проект – Башкортстанның китапханәләр проектлары арасында үткән республика конкурсының “Соучастие в судьбе”– “Остров доброты” китапханә программасы җиңүчесе. Бу программалар чикләрендә китапханә хезмәткәрләре рәсем, әкият, курчаклар терапиясе элементлары, төрле психологик тренинглар, уен программалары, акцияләр, әңгәмәләр элементлары кертелгән фикерләү сәләтен арттыруга булышлык итүче занятиеләр үткәрде. Китапханәдә болай да уңайлы шартлар – матур төсле мебель, телевизор, төрле уенчыклар булуга карамастан, балаларга тагын да зуррак шатлык бүләк итәсе һәм яшь китап укучыларының иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен тагын да тулырак итеп ачасы килә биредә эшләүче хезмәткәрләрнең. Шушы максаттан чыгып, үзәк балалар модельле китапханәсендә “Лесенка. Движение вверх к полноценной жизни” дип исемләнгән сенсор-библиотерапия бүлмәсен булдыру уе барлыкка килә. Проектның авторы һәм җитәкчесе – үзәкләштерелгән район китапханәсе директоры Эльвира Әхәт кызы Газизова. Үзәк балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында анкеталаштыру үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча ата-аналар һәм балаларның реабилитацияләү һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән программаларны үзара тыгыз бәйләнештә кулланып эшчәнлек алып барылган учреждениегә йөрү теләге булуы ачыкланды. Ул шартлар булдырылганда, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле балаларның бергәләп аралашу, үсү, китап уку мөмкинлеге күпкә артыр, ә ата-аналарга белгечләр белән киңәшләшү, консультацияләр алу, балалар китапханәсе ни-гезендә балалар һәм ата-аналар өчен махсус программалар буенча әзерләнгән мәдәни-ял чараларында катнашу өчен тагын да уңайлырак булыр иде. Үткән елда Балалар модельле китапханәсе “Изгелек территориясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Русия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында катнашты. Моның өчен “Гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм” юнәлешендәге “Инвалид балаларны җәмгыятьтә адаптацияләү, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм” темасы алынды һәм, ил күләмендә барган мәртәбәле бәйгедә җиңеп, 497 мең сумлык грантка ия булды. Артабан китапханәдә аерым бүлмә булдырылып, анда косметик ремонт үткәрелде. Аның түбәләре һәм түшәме буялды, идәненә ковролин җәелде, җылылык радиаторлары капланды. Ремонтны үткәрү өчен район бюджетыннан да акча бүленде. Конвекторлар, рулонлы пәрдәләр, ноутбук, тавыш көчәйткечләр, санлы камера, занятиеләр өчен китаплар һәм фикерләүне үстерүгә булышлык итүче уенчыклар, сенсорлы комплекслар һәм релаксацияләү, ком терапиясе, интерактив яктылык җиһазлары, телевизор, әкият терапиясе өчен курчаклар, театрлаштырылган тамашалар өчен костюмнар пуфиклар, күләмле йомшак модульләр, төсле пәрдәләр сатып алынды, шкаф-купе җиһазланды. Бу якты, күркәм бүлмә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә могҗизалы әкият һәм балачак дөньясына җәлеп итеп тора. Үткән атнада сенсор-библиотерапия бүлмәсе тантаналы шартлар- да ачылып, файдалануга тапшырылды. Бу тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, “Изгелек территориясе” оешмасы директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов, мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Айдар Хәйдәр улы Басыйров, балалар һәм аларның әниләре, картәниләре катнашты. Яшь китап укучылар дәрәҗәле кунакларны шигъри юллар белән сәламләп каршы алды. Китапханә директоры Эльвира Әхәт кызы Газизова Реканс Фәнил улына һәм Мәмдух Раил улына әлеге бүлмәне әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Сенсор-библиотерапия бүлмәсен җиһазлау һәм оештыруга зур хезмәт өлешен керткән “Изгелек территориясе” оешмасы хезмәткәрләренә һәм балалар китапханәсе китапханәчеләренә бик тә рәхмәтле булуын билгеләде. “Бүгенге сөенечле вакыйга – барыбызның да уртак тырышлыгы, бердәм хезмәте нәтиҗәсе”, – диде ул. Артабан китапханәче Илсөяр Фәрит кызы Гайсина һәм балалар чарада катнашучыларны китапханә терапиясе бүлмәсенә чакырды. Ә Урман иясе – Лесовичок образына кергән баш китапханәче Ильмира Хәмит кызы Шәфыйкова сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар белән яңа җиһазланган бүлмәдә тәүге занятие үткәреп, аларны яңа китаплар белән таныштырды, кызыклы уеннар уйнатты, изгелек кылуга өндәүче тәрбияви эчтәлекле мультфильм күрсәтте. Тәүге дәрес тынычландыргыч диңгез дулкыннары шавы һәм ылыс һәм лимонның шифалы исләре бөркелеп торган мохиттә тәмамланды. Ильмира Хәмит кызының артистлык осталыгына, балалар белән шулкадәр дә җылы итеп, алар белән бер дулкында булып аралаша белүенә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен, бу көнне. Әлеге проектны тормышка ашыру барышында фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итүче занятиеләр төркемләп һәм һәр бала өчен аерым да үткәреләчәк. Комплекслы дәресләр балаларга агрессивлыкны, гиперактивлыкны, оялчанлыкны җиңәргә һәм иҗади, эмоциональ, коммуникатив сәләтләрен арттырырга ярдәм итәчәк, дип көтелә. Проект чикләрендә ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен лекцияләр һәм осталык сәгатьләре, тренинглар, консультацияләр дә оештыру күзаллана. Моннан тыш алар өчен балаларны яхшырак аңларга һәм сенсор терапиясе белән библиотерапия мөмкинлекләрен гамәлдә үзаллы кулланырга ярдәм итәчәк брошюралар һәм буклетлар да эшләнәчәк. Занятиеләрне мөмкин кадәр файдалырак, кызыклырак итеп алып бару өчен китапханәчеләргә әлеге проект командасының белгечләре дә консультацияләр үткәрәчәк. Шулай ук белгеч-психологлар, рәсем һәм әвәләү укытучылары даими чакырылып, алар белән берлектә дәресләр үткәреләчәк. Китапханәчеләрнең сенсорлы җиһазлар кулланып үткәргән һәм бар юнәлешләр буенча да файдалырак булган интерактив библиотерапевтик дәрес-занятиеләр балаларның сөйләмендә, тәртипләре, үз-үзләрен тотышындагы булган кыенлыкларны җиңәргә, фикерләү сәләтен арттырга булышлык итәчәгенә ышанычлары зур. Әлеге яңа бүлмә янә дә күбрәк китап укучыларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: