ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2020, 18:30

Тактаташ ачу тантанасы булачак

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар! Пәнҗешәмбе, 9 июльдә Чакмагыш мәгълүмат үзәге (Ленин урамы, 49) урнашкан бина фасадында 1948 1975 елларда район “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире, район типографиясе директоры булган олы хөрмәткә лаек якташыбыз, Хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм күп медальләр кавалеры Фәрәһия Ләбиб кызы Галиевага (19201999) багышланган истәлекле тактаташ ачу тантанасы булачак. Чара күренекле остазыбызның тууына 100, районыбыз оештырылуга 90 ел тулуга багышлана. Анда матбугат, советпартия эшчәнлеге ветераннары, якташыбызның балалары, оныклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашуы көтелә. Теләүчеләр сәгать 11гә редакция ихатасына рәхим итсен.
Читайте нас: