ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июль 2021, 11:45

Сабан туе күңелле үтте

Чакмагыш гимназиясе базасында эшләп килүче “Балачак иле” көндезге лагерендә сабан туе узды.

Чакмагыш гимназиясе базасында эшләп килүче “Балачак иле” көндезге лагерендә сабан туе узды. Сабан туе –татар һәм башкорт халыкларының язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме ике тамырдан – сабан (плуг) һәм туй (праздник) килеп чыккан. Сабантуй һәрвакыт күңелле үтә. Балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек халык уеннарында һәм милли ярышларда бик теләп катнаштылар. Бу көнне берәү дә игътибарсыз калмады. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды, барлык балалар өчен дә тәм-томнар әзерләнгән иде. Бәйрәм укучылар күңелендә күңелле биюләр, җырлар, мавыктыргыч бәйгеләр һәм конкурслар белән уелып калачак. Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас в