ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 сентябрь 2021, 11:00

Оҗмах бакчасыдай гүзәллек тудыручы

“Игенче” гәзитенең “Бәйләнештә“ социаль челтәре төркемендә “Уңган бакчачы” фотоконкурсын игълан иткәч, районыбызда уңган, тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән кешеләрнең күп булуына тагын бер тапкыр инандык. Көндәлек тормышыбызда яшәгән җирләрендә үз куллары белән матурлык тудыручы кешеләр күп. Сүзем шундый райондашларыбызның берсе – үз ихата-йортын, бакчасын оҗмахка әйләндереп яшәүче, дөньясын гөл-чәчкәгә күмүче Югары Каръяуды авылында гомер кичерүче Флизә Әнфәл кызы Нургалиева турында.

Ул 1959 елның 16 апрелендә Бакалы районының Әхмәр авылында укытучылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Балачактан ук тәрбияле, акыллы, тырыш, белемгә омтылучан кызчык әнисе өлгесендә матурлыкны, табигатьне яратып, бакча эшләрендә ярдәмләшеп үсә.

Флизә апа сөйләвенчә, бакча эшенә сөю аңа, мөгаен, мәктәптә биолог булып эшләгән әнисеннән күчкәндер. Җирдә казыну, соңыннан хезмәтенең нәтиҗәсен күрү, яшелчә-җимешләрдән уңыш алу аңа ләззәт, рухи җан азыгы бирә. Балачактан җир-туфракны яратып үскән кызчык бакчачылык эшен үз итә, йорт-курасында оҗмахтай гүзәллек тудыра. Ә аның актив тормыш алып баруы, сәяхәт итәргә яратуы, яңалыкка омтылуы әтисеннән киләдер.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: