ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 октябрь 2021, 15:20

Бәйрәм алды ярминкәсендә – авыл сыйлары

Республика көне алдыннан райондашларыбызга бәйрәм алды ярминкәсе оештыру күркәм традициягә әверелде.

Бәйрәм алды ярминкәсендә – авыл сыйлары
Бәйрәм алды ярминкәсендә – авыл сыйлары

Республика көне алдыннан райондашларыбызга бәйрәм алды ярминкәсе оештыру күркәм традициягә әверелде. Шул уңайдан бүген Чакмагышта мәчет янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары хуҗалары, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта үзләре җитештергән продукцияне урындагы халыкка тәкъдим итте.Биредә ит, балык, бәрәңге, сөт продуктлары, бал, яшелчә, камыр ризыклары һәм башка авыл сыйлары белән сәүдә иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләренең ачык һавада концерт номерлары белән чыгыш ясавы әлеге чарага тагын да ныграк ямь өстәде һәм барчасына да күтәренке кәеф бүләк итте.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: