ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2021, 12:17

Директор белән иртәнге аш күңелле үтте

Иртәнге аш –– иң төп туклану вакыты. Аны үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кеше калдырмаска тиеш.

Директор белән иртәнге аш күңелле үтте
Директор белән иртәнге аш күңелле үтте

Иртәнге аш –– иң төп туклану вакыты. Аны үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кеше калдырмаска тиеш.

Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Директор белән иртәнге аш” акциясе старт алды. Аның кысаларында укучылар мәктәп директоры Алмаз Рәмил улы Бикмөхәммәтов белән иртәнге ашка җыелдылар.

Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә укучыларның әзерләнгән ризыклардан ни дәрәҗәдә канәгать булуы аңлашылды. Мәктәп ашханәсе менюсы акциядә катнашучыларның барысына да ошый, укучылар пешекчеләрнең тәмле пешерүләрен билгеләп үттеләр. Әлбәттә, иң тәүдә аларның бераз дулкынлануы сизелә иде. Бу аңлашыла да, чөнки көн саен мәктәп директоры белән иртәнге ашта очрашу һәм иң актуаль сораулар бирү мөмкинлеге булып тормый. Ләкин балалар дулкынлануларын җиңеп чыктылар, иртәнге аш бик күңелле үтте. Ул тәмле дә, кызыклы да булды!

Биредә директор белән иртәнге ашларны матур традициягә әйләндерергә ниятләп торалар.

 

Мәгълүмәт һәм фотосүрәтләр чыганагы: Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.

Директор белән иртәнге аш күңелле үтте
Директор белән иртәнге аш күңелле үтте
Директор белән иртәнге аш күңелле үтте
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: