ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2021, 12:22

Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!

Прибельский урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә “Аврора” Башкортстан Республикасы балалар һәм яшьләренең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү төбәк үзәге Кырмыскалы районы мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган VII Республика ачык математика турниры үтте. Анда республиканың 31 районыннан 930 укучы катнашты. Катнашучылар өч лигада ярышты: кече (5-6 сыйныфлар), урта (7-8 сыйныфлар) һәм өлкән (9-10 сыйныфлар). Турнир нәтиҗәләре буенча һәр лигада җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. Берничә сәгать дәвамында укучылар матур һәм катлаулы фәнне өйрәнүдә казанышларны объектив бәяләү, гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә математик белемнәрне куллана белү мөмкинлегенә ия булдылар.

Чакмагыш гимназиясеннән өч лига командасы катнашты: кече лига (5-6 сыйныфлар) – “Архимед”, урта лига (7-8 сыйныфлар) – “Эврика”, өлкән лига (9-10 сыйныфлар) – “Пифагор” командалары.

Гимназистлар чираттагы тапкыр иң яхшылары икәнен раслады! Барлык өч команда да призлы урыннарга ия булды һәм бүләкләнде:

I дәрәҗә диплом белән “Эврика” командасыннан :

Гөлнур Вәлиуллина (7а сыйныф), Виалина Әхмәтшина (7б сыйныф), Шамил Ваһапов (8а сыйныф), Алмаз Байбаков ( 8а сыйныф),

“Архимед” командасы II дәрәҗә диплом белән:

Нурия Вәлиуллина (5а сыйныф), Заррина Хафизова (5а сыйныф), Ильяс Сакаев (6а сыйныф), Азалия Меньшенина ( 6а сыйныф).

“Пифагор” командасы II дәрәҗә диплом белән:

Шамил Кадыйров (9а сыйныф), Радмир Ваһапов (9а сыйныф), Марсель Аетбаев (10 б сыйныф), Азалия Ризванова (10б сыйныф).

Гимназия үз укучылары белән горурлана. Турнирда катнашучыларны уңышлары белән котлыйбыз. Гимназистларны әзерләүче математика укытучылары Гөлнара Мәснәви кызы Латыйпова, Гөлнара Марат кызы Фәхретдинова, Рәмилә Рәдис кызы Ваһапова, Ләйсән Марат кызы Маннанова, Руслан Гамәр улы Таҗетдинов һәм техник белгеч Лиана Флорид кызы Бакировага рәхмәт белдерәбез.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.

Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!
Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!
Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!
Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!
Гимназиянең өч командасы да призлы урыннар яулады!
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: