Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Суперәни” конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде. Игенче авылыннан Гөлчәчәк Дәүләтшина җиңүче дип табылды. Бүген аңа басмабызның Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Гөлчәчәк Марат кызы өчен әлегә бәйге тәмамланмады – ул “Безнең Башкортстан” порталында республиканың төрле төбәкләреннән иң яхшы дип табылган әниләр белән көч сынашырга тиеш булачак. Гөлчәчәк Дәүләтшина өчен мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә ашыгырга чакырабыз! Моның өчен https://vk.com/tmedia_rb?w=app7198399_-205130568 сылтанмасы аша “Безнең Башкортстан” сайтына керергә һәм райондашыбызның фоторәсеме астындагы “проголосовать” дигән язуга гына басып алырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә чакырабыз сезне, якташлар! Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Редакциябезнең махсус бүләгенә ия булган тырыш, һәр яклап та уңган, изге күңелле, лаеклы җиңүчебез – Гөлчәчәк Марат кызы Дәүләтшинаны тагын бер кабат тәбриклибез һәм яңа җиңүләр телибез!