ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 ноябрь 2021, 13:00

Иң кадерле, иң изге кешеләр алар

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аеруча зур әһәмияткә ия. Дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган барыбыз өчен дә кадерле бу бәйрәмгә берәү дә битараф кала алмый. Районыбызда да ул ел да олылап уздырыла.

Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аеруча зур әһәмияткә ия. Дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган барыбыз өчен дә кадерле бу бәйрәмгә берәү дә битараф кала алмый. Районыбызда да ул ел да олылап уздырыла.

Әлеге истәлекле көн алдыннан муниципаль район хакимиятендә әниләргә зур хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залда утыручы барлык аналарга да изге теләкләрен җиткерде.

– Бүген бу залда балалар тәрбияләп кенә калмыйча, актив тормыш позициясе алып баручы, бар яклап та үрнәкле әниләр җыелган. Безнең өчен гаилә институтының саклануы, аларга ярдәм итү, аналарга һәм балаларга социаль гарантияләр бирү мөһим. Ихлас күңелдән сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәрвакыт уңышлары һәм казанышлары белән куандырып торсын. Гомер буе якыннарыгыз белән горурланып, сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! – диде ул.

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән балаларны лаеклы тәрбияләү һәм үстерүгә, гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен һәм Аналар көне уңаеннан түбәндәгеләр бүләкләнде:

Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина – мәгариф бүлеге методисты. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр һәм Чакмагыш авылында яшиләр. Айсылу Фларит кызы – иҗади эшләүче, үз эшен яхшы белүче һәм яратучы, белемнәрен һәм осталыкларын коллегаларына уңышлы тапшыручы хезмәткәр. Әхлакый сәламәтлек, бер-береңә хөрмәт һәм кайгырту – аның гаиләсендәге төп тормыш ориентирлары.

Регина Роберт кызы Вахитова – Рапат авылы почта бүлекчәсенең хат ташучысы. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, Яңа Биккенә авылында гомер итәләр. Регина Роберт кызы матбугат басмаларына яздыру белән актив шөгыльләнә, авылның иҗтимагый тормышында кайный, авылдашларының ихтирамын казанган. Кул эшләре, гөлләр үстерү белән шөгыльләнә.

 

 

Зөлфия Харис кызы Кәримова – йорт хуҗабикәсе. Ялгызы дүрт бала тәрбияли, шул исәптән 2се сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Калмашбаш авылында яши. Зөлфия Харис кызы кул эшләре белән мавыга, рәсем төшерергә ярата, күп тапкырлар авыл биләмәсенең Яңа ел боз шәһәрчеген бизәүдә катнашып килә.

Инга Нур кызы Хилаҗева– бала тәрбияләү буенча декрет ялында. 2010 елдан “Герой” колхозында машина белән сыер саву операторы булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр һәм Тайняш авылында гомер кичерәләрр. Инга Нур кызы кул эшләре белән мавыга, үз эшенә намус белән карый, башланган эшне ахырына кадәр җиткереп эшли. Гаиләсе белән бергә авылның иҗтимагый тормышында, спорт чараларында актив катнаша.

Айгөл Фәтхулла кызы Шәймәрданова – йорт хуҗабикәсе. Берүзе дүрт сабыйны, шул исәптән сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән бала да тәрбияли, Имәнлекул авылында яши. Моңа кадәр ул медицина хезмәткәре булып эшләде, бүгенге көндә өй хуҗалыгын алып бара. Гаиләдә балаларны өлкәннәргә карата хөрмәт рухында тәрбияли, хезмәткә өйрәтә.

Зәһинә Рәхимҗан кызы Зиннәтуллина – Рапат фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. 40 елга якын авыл халкының сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә эшли, җәмәгать тормышында актив катнашучы, Рапат авыл биләмәсе хатын-кызлар советы әгъзасы. Аларның гаиләсе мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләр ныклыгы белән аерылып тора һәм барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Зәһинә Рәхимҗан кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылды.

Бүләкләр тапшырылып беткәннән соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк иткән җыр-моңнан соң күмәкләшеп фотога төшү оештырылды.

Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Иң кадерле, иң изге кешеләр алар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: