14 декабрьдә билгеләнәчәк Башкорт теле көне алдыннан безнең республикада гына түгел, күрше төбәкләрдә дә бу көнгә багышланган чаралар оештырыла. 7 һәм 8 декабрьдә “Оран” дип исемләнгән интернет-викторина үткәрелә. Аны Пермь краенда эшчәнлек алып барган башкорт тарихи-мәдәни үзәге хезмәткәрләре оештыра.
Әлеге интеллектуаль бәйге турындагы тулырак мәгълүматны мәдәни үзәк төркеменең https://vk.com/club195917658 сылтанмасы аша кереп тупларга була. Ә инде викторина сорауларына җавап бирү өчен https://forms.gle/c1pgnV1EWcbFjZQR8 сылтанмасыннан файдаланырга кирәк. Интернет-викторинада һәр теләгән кеше үз белемен сыный ала.
“Оран” интеллектуаль бәйгесендә җиңү яулаган һәр катнашучыга электрон дипломнар җибәрелә.
#Оран
#ДДНРБ
#Деньбашкирскогоязыка
#Башҡорттелекөнө
Мәгълүмат һәм фото: БИКЦ в Пермском крае сайтыннан.