ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2022, 21:05

Аблайда — “Чана эстафетасы”

Балаларның ялын ямьле, күңелле һәм әлбәттә, сәламәтлекләре өчен файдалы да итеп оештыру максаты белән 9 гыйнварда Аблай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чана эстафетасын үткәрде.

Аблайда — “Чана эстафетасы”
Аблайда — “Чана эстафетасы”

Саф һавада оештырылган уеннарның саулыкны ныгытуга булышлык итүен һәркем белә. Бу эстафетаны үткәрүгә табигать үзе дә булышлык итте кебек — һава температурасы да, күктән көн әйләнәсенә балкып торган кояш та, җиңелчә генә салкын һәм аяк астында шыгырдап торган кар – болар барысы да кышның ямьле бүләге булды. Күңелле спорт чарасына өлкәннәр дә теләп кушылды. Эстафетага килүчеләр кышкы узышларда үз осталыгын һәм җитезлеген күрсәтә алдылар, шулай ук таудан чаналарда да, “ватрушка”ларда да, "ледянка"ларда да рәхәтләнеп шуып, күңел ачтылар. Эстафетаны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре аларга бәйрәм кәефе бүләк итеп, ял көнен файдалы итеп оештырырга ярдәм иттеләр.

Автор:
Читайте нас: