ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2022, 09:10

Җәяүлеләр ихтыяҗларын хәстәрләп

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җәяүлеләр ихтыяҗларын хәстәрләп
Җәяүлеләр ихтыяҗларын хәстәрләп

Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм республика Хөкүмәте карары белән булдырылып, Бөтендөнья банкы катнашлыгында тормышка ашырылучы Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә районыбызда да соңгы елларда чишелешен кичектерү мөмкин булмаган бик күп өстенлекле проблемалар уңай хәл ителде. Халык теләген аның үз катнашлыгында тормышка ашыру быел да дәвам итәчәк һәм барлык авыл биләмәләре аңа теләп кушылдылар да. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә теркәлгән “Мирный” төбәк җәмәгатьчелек үзидарәсе район үзәгенең Тынычлык урамындагы 23 “а” санлы һәм Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 6, 6/1, 6/2 санлы йортларда яшәүчеләрне берләштерә. Агымдагы елда алар Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә үзләрен күптәннән борчыган проблеманы хәл итәргә ниятлиләр. Бу уңайдан йомгаклау утырышы район мәдәният йортының киңәшмәләр залында өч дистәгә якын кеше катнашлыгында үтте.

(Язманың  тулы варинтын "Игенче" гәзитендә укырга була.)

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: