ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
8 февраль 2022, 11:15

Һәркем өчен үрнәк алар

Җәмгыятебез үсешенең һәр чорында гаилә кыйммәтләрен олылау яшь буын вәкилләрендә гаилә институтына һәм туган милләтнең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Һәркем өчен үрнәк аларҺәркем өчен үрнәк алар
Һәркем өчен үрнәк алар

Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә парлы тормышлары сокланырлык һәм бик күпләргә үрнәк булырлык якташлар байтак. Гаилә тормышы юбилярларын шатлыклы шушы бәйрәмнәре белән котлау моның белән горурланырлык менә дигән сәбәп. Иске Бәшир авылында гомер итүче Ганиевлар февраль аенда алтын туйларын билгели. Тормышларының шушы сөенечле бәйрәмнәре белән котлап, аларга Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров исеменнән тәбрикләү грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Флүр Габдулла улы белән Венера Хәмәтсафа кызы авылдашлар арасында зур хөрмәт белән файдалана. Алар гомерләре буе туган якларында авыл хуҗалыгы тармагында намус белән эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булганнар. Тырышлыклары күп санлы Мактау грамоталары белән билгеләнгән. Үз үрнәкләрендә бик тә тырыш, эшсөяр ул һәм кызларын тәрбияләгәннәр, ныклы, иркен йорт төзеп кергәннәр. Аларның кунакчыл йортына килүчеләрне Ганиевларның тырышлыгы сокландырмый калмый. Флүр абый белән Венера апа зур ихласлык белән дөнья алып баралар, яшелчә-җимешләр үстерәләр, бакчаларыннан һәр елны мул уңыш җыеп алалар. Аларның гаилә тормышы бик күп яшьләр өчен үрнәк булырлык. Ганиевларның шушы һәркемне сокландырырлык күркәм сыйфатлары тәбрикләү тантанасында да хөрмәтләп телгә алдынды.
Без авылыбызның хөрмәтле юбилярларына ныклы сәламәтлек, озын, тигез-парлы тормыш һәм иминлек, бәхетләр телибез. 

Автор:Мәрьям Смакова, Иске Бәшир модельле китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас