

Ул гомер буе иҗатында башкорт телен, туган ягын һәм халкын мактады. Ел саен 12 февральдә Башкортстан халкы шагыйрьне хөрмәтләп искә ала. Әлеге истәлекле дата уңаеннан республикабызда әдипнең иҗатына багышланган күптөрле чаралар оештырылды. Дөньякүләм пандемия аркасында кертелгән чикләүләр аркасында аларда тамашачылар саны чикле булды яки онлайн рәвештә узды. Рәми Гариповның туган көненә карата социаль челтәрләрдә видеоязмалар урнаштыру белән флешмобка старт бирелгән иде. Флешмобның максаты – Русиядә һәм Башкортстанда Рәми Гарипов иҗадына игътибарны арттыру, туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә сөю тәрбияләү. Аңа безнең район мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды.