ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
14 февраль 2022, 06:10

Нәрсә ул мәхәббәт?

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта... Һади Такташ

Нәрсә ул мәхәббәт?Нәрсә ул мәхәббәт?
Нәрсә ул мәхәббәт?

14 февраль көнне ел саен гашыйклар көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көн – хис-тойгыларыңны белдерер, сөюеңне ачып салыр өчен иң үзенчәлекле көн. Шуңа да гашыйклар көнен яшьләр көтеп алалар, ярату билгесе итеп бер-берсен бүләкләр белән сөендерәләр. Сөю утында янмаган, аның татлы да, газаплы да хисләрен кичереп карамаган кеше юктыр ул. Гашыйклар гимнына әверелгән Такташның шигырь юлларындагыча, һәркемнең яратуы үзенчә: бу халәт бернигә карамый, беркемгә дә буйсынмый, беркемнекен дә кабатламый. Ул хис һәркемнең дә үзенеке генә! Гашыйклар көне елдан-ел популярлык яулап бара. Әлеге дата уңаеннан без дә төрле яшьтәге райондашларыбызга: “Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?” –  дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

Руслан Фәттахов, 20 яшь:

– Мин мәхәббәтнең чынлыгына ышанам. 6 нчы сыйныфтан алып  бер кызга гашыйкмын, бүгенге көнгә кадәр без аның белән бергә. Гомеремнең ахырынача аның белән бергә калуымда шигем юк. Ул минем тормышымда гаять зур урын тота, аннан башка гомеремне күз алдыма да китереп  булмыйдыр.

 

Гөлназ Хафизова,  38 яшь: 

 – Мәхәббәтне һәр йөрәк үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Минемчә, чын мәхәббәтебез дәлиле – ул безнең дүрт йөрәк җимешебез – 2 кызыбыз һәм 2 улыбыз. Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем белән яшьли кавышып, һаман да бер-беребезгә тартылып, бер-беребезгә карата сөю хисләребезне саклап, матур итеп дөнья көтәбез. Акыллы, гаилә өчен өзелеп торган тормыш иптәшем, дүрт мәхәббәт җимешләребез – алма кебек ике кызларыбыз һәм игезәк улларыбыз янәшәсендә, гаиләм җылысында үземне бик бәхетле итеп хис итәм, башкаларга да әлеге бәхетне телим.

 

Илнур Кашапов, 18 яшь:

– Минем фикеремчә, мәхәббәт – ул капма-каршы җенес кешесе, егет яки кызның  үзенең сөйгән ярын  яттан белүе. Сөйгән кешеңнең сиңа бер караш ташлавы гына да җитә – күңелдә аңлатып булмаслык хисләр уйный, аның күз карашыннан гына да шундый рәхәт була, якты  хис-тойгылар кичерәсең.   

 

 

Нәргиз Закиров, 20 яшь:

 

– Мәхәббәт – ул яраткан кешеңнең  җитешсезлекләрендә дә матурлыкны күрә белү.  Син башкаларны бар дип тә белмисең, бер кеше турында гына янасың-көясең. Үз мәхәббәтеңне очратсаң, аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйсың, кайнар сөю хисләренә исереп, уйланып, тәэсирләнеп йөрисең. Яки мәхәббәт дигән нәрсә бөтенләй юк ул. Ул  бары тик синең үз сайлавың: кем хакындадыр кайгырту, аны яклау, саклау, янәшәңдә булуын, сабыр булырга, кадерләргә, шатландырырга теләү.

 

Римма Гайнанова, 60 яшь:

 

– Әкиятләрдә генә сөйләнелгән илаһи, гүзәл мәхәббәт турында кемнәр генә хыялланмаган! Гомер буена үзенә тиң сөйгән ярын, җанының яртысы булырдай кешене табуына өметен өзмичә көткәннәр, көтә-көтә гомер көзенә килеп җиткәннәр азмы бу дөньяда! Бәхеткә каршы, могҗизалар да булгалый. Уйламаган (тик көтмәгән түгел!) бер вакытта күңелгә өермәдәй булып моңарчы кичермәгән хисләр дулкыны ябырыла һәм йөрәктә сөю очкыны кабына. Бу хәл җаныңны кая куярга белмәгән, тормышыңда бик кирәк бер кадерле һәм самими нәрсәнең юклыгын аңлап әрнегән бер чакта була. Сөю хисе җирдән аерып, күкләргә күтәрә, әйләнә-тирәгә икенче күзләр белән карарга һәм анда бары тик яхшылык, матурлык кына күрергә мәҗбүр итә. Телеңдә назлы-татлы сүзләр тирбәлә, аларны тизрәк сөйгәнеңә җиткерәсе, тик гади сүз белән түгел, бәлки шигырь юлларына салып, я моңга төреп, җыр итеп тапшырасы килә... Син беренче мәртәбә үзеңнән: төсеңнән-йөзеңнән, гәүдәңнән канәгать буласың. Чөнки сине кемдер бу дөньяда булганың өчен генә дә ярата, сине сагына, юксына, синең өчен борчыла... Мәхәббәт дигән могҗиза һәр көнеңне тоташ бәйрәмгә әйләндерә, хәтта фасыллар аермасын да тоймый башлыйсың. Әйтерсең күңелдә мәңгелек май! Мәхәббәт – могҗиза.

Бәйрәм белән сезне, бар гашыйклар,

Бүген бәйрәм – сөю бәйрәме!

Һәммәгезгә юллыйм саф мәхәббәт,

Шигырьгә төреп, гөлләр бәйләме.

 

Сөю илендә бар да бер хокуклы:

Яшьме, картмы, кызмы, малаймы.

Амур үзенең татлы угы белән

Һәр йөрәкне бердәй яралый.

 

Сезгә котлавымның иң ихласы,

Яшь егетләр, кызлар-йолдызлар.

Гашыйк йөрәгегездә хыянәт белмәс

Иң саф хисләр, сөю-назлар бар.

 

 

Сөю гөлегезгә кагылмасын

Салкын җилләр, гайбәт сүзләре.

Урап үтсен мәкер һәм хыянәт,

Көнчел, усал дошман күзләре.

 

Кызлар кыз урынында була белсен,

Егет икән – булсын чын егет!

Сөю юлыннан бергә үтегез

Тугрылыкта ныгып, чыныгып.

 

Мәхәббәт ул рөхсәт сорап килми,

Көзләрдә дә мөмкин сөяргә.

Соңга калып гашыйк булган җаннар,

Инде сезгә нәрсә дияргә?

 

Берәүләрне язмыш гашыйк итә,

Икенчесен “азмыш” котырта.

Берсе дәртен йөгәнли алмаса,

Икенчесе сөеп ут йота.

 

Азган-тузганының гыйшыйк уты

Бүген –  монда, тегендә – иртәгә.

Ихлас сөеп, чынлап янганына

Ничек кенә ярдәм итәргә?

 

Гашыйк булу, өзелеп сөя белү

Һәркемгә дә насыйп моң түгел.

Мәхәббәт дигән бөек могҗизага

Ия була бары саф күңел.

 

Дөнья фани, гомер бигрәк кыска,

Яратыгыз, гашыйк булыгыз.

Шул вакытта бәхет гөлләренә

Бизәлеп барыр гомер юлыгыз.

 

 

 

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас