ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
14 февраль 2022, 06:29

Якты хискә гомер буе тугры калып

14 февраль – Гашыйклар көне

Якты хискә гомер буе тугры калыпЯкты хискә гомер буе тугры калып
Якты хискә гомер буе тугры калып

Билгеле булуынча, озакламый соңгы елларда җәмгыятебездә соңгы елларда аеруча популярлашып, киң билгеләнә башланган Гашыйклар көне үтә. Чит илләр мәдәнияте өлгесе булган бу бәйрәм көнен билгеләүне төрле буын вәкилләре төрлечә кабул итә, әлбәттә. Ул күбрәк яшьләр бәйрәме дип исәпләнә торгандыр, мөгаен. Әмма бик күп яшьләргә өлге булып, саф хисләрне керләндерми саклаган, ярты гасыр һәм аннан күбрәк елларны иңгә-иң куеп, тормышның сикәлтәле сукмакларыннан бергә атлаган, шатлыгын борчуларын уртак итеп бүлгән күркәм парлар да бу көнне үз бәйрәмнәре дип санарга бик тә хаклыдыр, дип уйлыйбыз. Ә районыбызда андый гаиләләр бихисап. Әлеге җылы эчтәлекле язма да – нәкъ шундый гаиләләрнең берсе турында.

Парлы гомер сукмагы

Бу дөньяда ничек яшәсәк тә, Агымсудай вакыт тиз үтә. Уфтанмаслык булсын гомер юлыбыз, Парлылыкка җирдә ни җитә?! Әйе, һәр кешегә һәрвакытта да пар канат, әти-әни йортының җылы учагы кирәк. Туып-үскән гаиләбез – безнең иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә тормышы – ул күп еллар дәвамы иткән сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан бер-берсен күз карашыннан аңлап, ярдәм итеп, бер-берсенә олы хөрмәт белән биш дистә ел дәвамында әтиебез Ришат һәм әниебез Зөлфә бергә атлыйлар. Шушы елларның сизелми дә үтеп китүенә, тигез, парлы гомер кичерүләренә сөенеп бетә алмыйлар алар. Әлбәттә, без – балалары өчен дә аларның бүгенгесе көндә икесенең бергә, исән-сау, сәламәт булулары – язмыш тарафыннан бирелгән зур бүләк. Безнең кадерлеләребез, терәк-таянычыбыз булган әтиебез белән өзелеп яратка газиз әниебез тату, бердәм гаиләдә ике ул, бер кызга гомер бүләк итеп, җил-яңгыр тидермичә үстереп, укытып, олы тормыш юлынадылар, кеше иттеләр. Бүгенге көндә дә ныклы терәк-таяныч булып, ярдәмнәреннән ташламый, безнең хакта хәстәрлек күреп яшиләр. Әти-әниебез гомер иткән елларында нинди генә кыенлыклар кичерсәләр дә, күңел көрлеген югалтмаган, әле дә тырышып дөнья көтәләр, безгә – балаларына, оныкларына киңәшче, ярдәмче булып яшиләр. “Кеше арасында оныкларыбыз өчен йөзебез якты: мәктәптә яхшы укып, югары уку йортларында белем алдылар, киләчәктә дә картәтиләре белән картәниләрен шатландырып яшәсәләр, безгә шуннан да зуррак бәхет юк”, – дип сөенеп яши алар. Амин, шулай булсын, кадерлеләребезнең теләкләре кабул булсын. Әйе, тормыш еллары ничек кенә катлаулы булса да, бер-береңә терәк булып, гомер сукмакларын чуалтмый, тигез юлдан тайпылмый алга барган, авырлыкларга сынмый сыгылмый, матур итеп яшәгән әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтлебез. Алар безнеү өчен өлге, онык-оныкчыклары өчен үрнәк булып тьоралар. Илебез өчен авыр елларда туып-үсекп, бала чакларында югары белем алырга мөмкинлекләре булмаса да, үз яшьләренә карата бик тә белемле, кызыксынучан алар. Әтиебез Ришат Талибулла улы без үскәндә алны-ялны белми, хаклы ялга чыкканчы колхозда механизатор булып эшләде. Ел әйләнәсенә тырыш хезмәттә булды ул: җир эшкәртте, сөрде, иген чәчте, уракта катнашты. басу эшләре тәмамлангач, башка хезмәт участокларында үзеннән таләп ителгәнне намуслы башкарды. Аның фидакарьлеге лаеклы бәһаланды – әтиебез күп санлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, медальләргә лаек булды. Без аңа карап горурланабыз, “балаларым” дип типкән йөрәгенә, без дип көн-төн тырышып кылган эшләренә сокланып бетә алмыйбыз. Аның кебек изге күңелле, булсынга дип тырышучы, һәркайсыбыз турында да кайгыртыучы кешеләр җир йөзендә булса да, бик сирәктер ул, мөгаен. Әниебез Зөлфә Камалетдин кызы укуын тәмамлагач, Уйбулат мәктәбендә 5-8 сыйныфлар укучыларына рус һәм немец телләрен өйрәтә, укытучы булып эшли. Гаиләле булгач, әтигә авыр булыр дип, 12 ел Чакмагыштагы “Гидравлика” механика заводына вахта автобусы белән йөреп эшли, 6нчы кайнар цехта хезмәт сала. “Смена саен авырлыгы берәр тоннага җиткән тимер белән эш итәргә туры килә иде”, – дип ул елларны искә ала әниебез. Шулай уртак тырышлык, үз көчләре белән яңа йорт төзеп керә алар. Әниебез хөкүмәт эшен дә башкара, йорт хуҗалыкны да алып бара, безне дә тәрбияли. Ул озак еллар “Игенче” гәзитенең актив хәбәрчесе дә булды. Аңа әле дә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Әниебез гомере буе авылдашларга ярдәмчел булды. Изгелек җирдә ятмый диләр, шуңа күрә дә алар авылда хөрмәтле гаилә булып яшиләр, ә бу безнең өчен зур горурлык. Без киләчәктә дә аларның озак еллар шулай матур итеп, туган көнгә куанып, пар канатлар кагып, авырлыклар күрми яшәүләрен телибез.

Автор:Зөлфия ЮНЫСОВА.
Читайте нас