

Янәшәдә ярдәм кулы сузучы якыннары булмаган яки сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән әби-бабайларга аеруча авырга туры килә. Шуңа күрә “Безнең хәстәрлек” (“Наша забота”) волонтерлар штабы ирекмәннәре “Кар десанты” акциясендә катнашып, кулларына көрәкләр алып, игелекле эшкә кушылды. Алар һава торышы начараю һәм кар күп яву сәбәпле үз көчләре белән кар чистарту мөмкинлеге булмаган үз карамагындагы кешеләргә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәтеп сөендерә. Акция өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кар көртләреннән арынуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аның максаты – яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылыш тәрбияләү, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләрен ныгыту.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.