ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Төрлесеннән
18 Февраля 2022, 11:35

Өмәләр – үзебезгә файдага

Кар күпләп яву торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренә дә, оешмалар хезмәткәрләренә дә быел күп мәшәкатьләр өстәде.

Өмәләр – үзебезгә файдагаӨмәләр – үзебезгә файдага
Өмәләр – үзебезгә файдага

 Районыбызның бик күп оешма һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үз территорияләрен кар көртләреннән арындыру буенча өмәдә зур ихласлык белән катнашты. Күмәк көч белән җәяүлеләр дә, автомашиналарга да күп уңайлыклар тудырылып кына калмады, ә ихаталар матурланып, иркенәеп тә китте. Хәрби комиссариат, муниципаль район хакимияте, яшьләр үзәге, үзәк китапханә китапханәчеләре, район кулланучылар җәмгыяте, Чакмагыш гимназиясе, үзәк дәваханәнең балалар поликлиникасы кызлары, “Шатлык” балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларга, ата-аналарга сукмактан йөрергә уңайлы булсын өчен бакча тирәсен һәм төп бина тирәсен кардан арындырдылар. Районның башка җәмәгать урыннары хезмәткәрләре дә бу өмәгә дәррәү кушылды. Алдагы язгы өмәләрдә дә районыбыз халкының бердәм булып ихлас катнашачагына иманыбыз камил.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас