ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
3 март 2022, 11:05

Җиңүчеләр билгеләнде

Шушы көннәрдә Гомумрусия экология конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Җиңүчеләр билгеләндеҖиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде


Конкурс чикләрендә районыбызның яшь рәссамнары әйләнә-тирә мохит проблемаларын, туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген тасвирлаган сурәтләр төшерделәр, табигатьне сакларга һәм аңа карата игътибарлы булырга өйрәнделәр.
Бәйге балаларның һәм яшьләрнең игътибарын тирә-як табигатьне саклау мөһимлегенә юнәлтү, экологик мәдәниятне үстерү максатын күзаллап оештырылды. Ул шулай ук рәсем сәнгатенең яшьләргә экологик һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү чарасы булуы белән дә әһәмиятле.
Бәйгегә районыбызның 10 мәктәбеннән 116 иҗади эш тәкъдим ителде. Аларны караганнан соң жюри әгъзалары “Су дөньясы”, “Урман сукмагы буйлап”, “Йортта тәрбияләнүчеләребез”, “Шәһәрнең экологик мохите”, “Туган якның тыюлык урыннары”, “Туган як пейзажлары”, “Планетаның яшел киләчәге”, “Планета сәламәтлеге безнең кулда” һәм “Эколог һөнәре” номинацияләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.

Автор:Гөлназ Вилданова, фәнни-гамәли эшчәнлек буенча район методик оешмасы җитәкчесе.
Читайте нас