ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
5 март 2022, 07:35

Яшь гаиләләргә – торак сертификаты

Авылларның киләчәге өметле булсын өчен анда гаиләләрнең төпләнеп калуы мөһим.

Яшь гаиләләргә – торак сертификатыЯшь гаиләләргә – торак сертификаты
Яшь гаиләләргә – торак сертификаты

 Моның өчен кешеләргә эш урыны, уңайлы торак һәм тормыш шартлары булдыру зарур. Әлеге шартларны тудыру максатында районда “Башкортстан Республикасының Чакмагыш муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” һәм “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының авыл территорияләрен комплекслы үстерү” кебек программалар уңышлы эшләп килә. Аларда катнашу яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә. Программаларны тормышка ашыру районны авыл хуҗалыгы, ветеринария эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, физик культура һәм спорт тармак-өлкәләрендә белгечләр һәм квалификацияле эшчеләр белән тәэмин итәргә, шулай ук авыл җиренә һәм авыл тормышына уңай мөнәсәбәт формалаштырырга булышлык итә.

Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме алдыннан муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында югарыда атап үтелгән программаларда катнашучы гаиләләргә сертфикатлар тапшыру тантанасы үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев 4 гаиләгә торак урыны алу яки шәхси торак төзү өчен таныклыклар тапшырды.

– Дәүләт тарафыннан ел саен районыбыз гаиләләренә торак шартларын яхшырту: йорт салып керү яки сатып алу өчен зур ярдәм күрсәтелә. Өй туйларын гөрләтеп үткәрергә, уңайлы, иркен йортларда сабыйларыгызны тигезлектә, исән-сау үстерергә язсын. Гаиләләрегездә татулык, муллык булсын, туган җиребездә игелекле хезмәт итеп, сәламәт, бәхетле булып яшәвегезне телим, – диде Реканс Фәнил улы гаиләләргә дәүләт ярдәме таныклыклары тапшырып һәм котлап.

“Башкортстан Республикасының Чакмагыш муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучы Раил Фәнил улы белән Илмира Илдар кызы Садыйковлар, Гүзәл Ришат кызы Фәррахова, Рамил Раил улы белән Виктория Валентиновна Садыйковлар һәм “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының авыл территориялерен комплекслы үстерү” чарасында катнашучы Эльдар Азат улы һәм Анфиса Владимировна Әнвәровлар гаиләләре дәүләт ярдәмен алу бәхетенә ия булдылар.

– Бүген безнең өчен икеләтә шатлыклы көн: 8 март бәйрәме алдыннан гаиләбезгә торак шартларын яхшырту өчен таныклык тапшырдылар. Безнең ишле гаиләбез өчен бу зур, мөһим ярдәм. Без аны өй салу өчен тотынырга ниятлибез.Тату гаиләбездә өч бала тәрбияләнә. Тормыш иптәшем җаваплылыгы чикләнгән ”Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятендә баш инженер вазыйфасында хезмәт сала. Муниципаль район хакимиятенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – дип куанычы белән уртаклашты Юмаш авылыннан Анфиса Әнвәрова.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас