ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
6 март 2022, 15:20

50ел кулга-кул тотынып.

Фәһим абый һәм Гүзәл апа Хәйруллиннар гаиләсе Аблай авылы халкының гына түгел, ә район халкы арасында да хөрмәт яулаган гаилә.

50ел кулга-кул тотынып.50ел кулга-кул тотынып.
50ел кулга-кул тотынып.

 Дүрт улларына гомер бүләк итеп, аларны кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, олысына-кечесенә хөрмәт белән карарга, изгелекле, игелекле булырга, эшләгән эшләрен зур җаваплылык белән башкарырга өйрәтәләр. Һәркайсысына югары белем биреп, яхшы ир-егетләр итеп тәрбиялиләр. Үзләренә Ходай кыз бирмәсә дә, алар киленнәрен кызлары кебек якын күреп, "кызым" дип торалар. Авылдашлары,хезмәттәшләре,күрше-күлән, кода-кодагыйлары арасында ихтирам яулаган гаилә алар! Шушы күркәм юбилей уңаеннан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, РБ Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Үрнәк авылы Советы хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова белән Гөлназ Мәхмүт кызы Ибраһимова котлаулар, изге теләкләр җиткерде. Рәсимә Дамир кызы җырлы бүләген гармун көенә салып ишеттерде. Хөрмәтле кунакларның котлавыннан соң юбилярларны уллары-киленнәре һәм оныклары тәбрикләде. Алар җиткергән котлау һәм рәхмәт сүзләре нәнәй белән картәтәйне бик тә сөендерде, кадерле бүләк булды. Димәк, 50 ел гомер заяга узмаган!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас