

Май чабу атнасының һәр көненен үз исеме һәм йоласы бар. Кышны озату– елда иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Якшәмбе көнне Юмаш авылында кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачу чарасы узды. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чарада катнашучыларны авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бай программа көтте. Әкият геройлары барлык авыл халкын: Капчык киеп йөгерү, "Май чабуны ашат", себеркегә атланып йөгерү, аркан тарту, кебек уен программасында катнашырга чакырды. Дәртле халык җырлары, күңелле әйлән-бәйлән, уен-конкурслар бәйрәмгә килүчеләрне сөендерде. Чара ахырында кыш карачкысы яндырылды. Күңелле уеннардан соң барысы да мәдәният йортына чакырылды. Анда аларны рус самавыры, майлы коймак һәм татлы ризыклардан торган бәйрәм табыны көтә иде.