

Замананың нинди генә булуына карамастан, үз асылын җуймый һәм әһәмиятен югалтмый ул. Аның нәкъ менә табигать уяна башлаган ел мизгеленә туры килүе дә һич очраклы түгелдер. Чөнки хатын-кыз – барлык кешелекнең яшәеш чыганагы, йорт һәм гаилә җылысын саклаучы булып тора. Газиз әниләребез, сөекле хәләл җефетләребез, сылу кызларыбыз хөрмәтенә багышланган тантаналы җыелыш 5 март көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге күркәм чарада Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары – Ирек Марс улы Усманов һәм Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Ямигънур кызы Мөхәммәтшина, район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Гәрәева Алсу Радик кызы катнашты. Чакмагыш районы хатын-кызларының үзләрен чын һөнәр остасы итеп танытмаган бер генә өлкә дә юктыр, мөгаен. Алар авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка җаваплы тармакларда намуслы хезмәт сала, тырышлыклары, уңганлыклары белән аерылып тора, олы йөрәкле һәм балалар тәрбияләүдә үрнәкле булулары да бары тик җылы сүзләргә, ихлас теләкләргә, мактауларга лаек. Шуңа күрә дә бәйрәм алдыннан аларга лаеклы бүләкләр тапшырылу – аеруча куанычлы вакыйга! Милли проектларны тормышка ашыруны яктырту буенча актив мәгълүмати эшчәнлекне оештыруы өчен район хакимиятенең икътисад бүлегенең баш икътисадчысы Эльза Фидрат кызы Кашаева Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районыбызның иң югары бүләге – Почет грамотасына Чакмагыш гимназиясенең педагог-китапханәчесе Рәфидә Риф кызы Әхмәтова, Чакмагыш юл ремонт-төзелеш идарәлегенең инженеры Роза Рәис кызы Мансурова, район мәгариф бүлегенең технологы Ирина Рифер кызы Миңнегалиева, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-Икмәк” җәмгыятенең пешекчесе Ирина Рамил кызы Мөлекова, Чакмагыш почтамтының пенсия һәм пособиеләр тапшыру почтальоны Ләлә Айрат кызы Сөләйманова, Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина, Тайняш авыл китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Хәнәфи кызы Ханова, “Башак” кафесы пешекчесе Фәнүзә Гыймазетдин кызы Шәфыйкова, Чакмагыш районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе бухгалтеры Ләйсән Диларис кызы Юнысовалар лаек булды. Хезмәт ветераннары Лүзә Фәрит кызы Галләмова, Людмила Анатольевна Дәүләтова, Зөбәрҗәт Радик кызы Хәбибуллина, шәхси эшкуарлар Ирина Сәгыйть кызы Гыйльванова, Рәфидә Фидан кызы Сәрвәнова, Ләйсән Рәис кызы Ялаева, Чакмагыш гимназиясенең социаль педагогы Зөһрә Фәнил кызы Ситдикова, Чакмагыш үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлеге шәфкать туташы Светлана Равил кызы Әхмәтгәрәева, поликлиника акушеры Зилара Факил кызы Бәшәрова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыяте хезмәткәре Лариса Анатольевна Капитонова, район үзәгенең беренче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Александровна Фәтхуллина, Юмаш күпфункцияле клубының “Сеспел” чуваш фольклор ансамбле җитәкчесе Вера Иосифовна Фомина, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгыннардан курчалау һәм коткару бүлекчәсенең диспетчеры Ләйсән Рәшит кызы Хаковаларга Чакмагыш район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук бүләк баскетбол буенча югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм ярышларда актив катнашкан Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Алсу Руслан кызы Исламова, Карина Руслан кызы Морзагалиева, Алия Ринат кызы Мөхәммәтшина, Юнона Юнер кызы Сәлимоваларга бирелде. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның Рәхмәт хатына Чакмагыш үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре Динара Айрат кызы Газизова, Галина Витальевна Семенова һәм “Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы офисы өлкән менеджер-операционисты Айсылу Әнвәр кызы Юнысова ия булды. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усмановның Рәхмәт хаты белән Чакмагыш үзәк дәваханә хезмәткәрләре – табиб-эпидемиолог Эльнара Раил кызы Гафиуллина, физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Саҗидә Фәвис кызы Зарипова, бухгалтер Лира Таһир кызы Сәгъдиева бүләкләнде. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чагу концертта сәхнә осталары Гүзәл Табишева, Айсылу Такыянузова, Нәфисә Әшәрәпова, Люба Хисаметдинова, Ривенер Гобәев, Гөлназ Сәлимова, Рүзил Гафаров һәм Гөлнара Шәймиева җитәкчелегендәге яшь йолдызчыклар Раяна Аетбаева, Азалина Хәбирова, Ралина Нурдәүләтова башкаруындагы моңлы җырлар яңгырады, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле (җитәкчесе – Гөлшат Галләмова) һәм Балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык”, “Дуслык”, “Салават күпере” хореография коллективларының (җитәкчеләре – Рәйлә Нуриханова, Эльза Сәетгәрәева, Нәфисә Әшәрәпова) дәртле биюләре бәйрәм тамашасына ямь өстәде. Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Салкын кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бәйрәмегез сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде. Йөрәкләрегез һәрвакытта мәхәббәт һәм шатлык белән тулсын, һәрчак сөйкемле һәм сөекле булыгыз. Тормышыгыз шатлыктан тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен!