ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
10 март 2022, 11:30

Ташкыннарны бәла-казасыз үткәрү өчен

Быел карның күп булуы, әлбәттә халыкны сөендерә. Иген уңар, башаклар тук булыр, дибез. Әмма яз якынлаша башлау белән хәвефсезләнә башлыйбыз, ташкыннар булачагы куркыта. Аңа әзерлек республикада көнүзәк мәсьәлә булып тора. Язгы ташкын чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә җәлеп ителәчәк техникаларны, корылмаларны, коткару җиһазларының әзерлеген тикшерү узды.

Ташкыннарны бәла-казасыз үткәрү өченТашкыннарны бәла-казасыз үткәрү өчен
Ташкыннарны бәла-казасыз үткәрү өчен

 

Авыл биләмәләрендә халык белән аңлату эшләре алып барыла. Районда бу җәһәттән гомум алганда хәлләр тынычрак, ә менә Йомран авылы халкы яз җитү белән су басуга дучар була. Барлык әзерлек таләпләре үтәлсә генә кешеләр һәм мөлкәт иминлегенә ирешеп булачак. Тикшерү мәлендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Флүр улы Мостаев кул астындагы техника һәм җиһаз-корылмаларның бу чорга әзер икәнлегендә инанды.

Анда гадәттән тыш хәлләрдән курчалау, янгын сүндерү хезмәткәрләре, полиция, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм машинасы, электр челтәре, газ, юл төзү, су белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәт вәкилләре катнашты, техника-корылмаларның әзерлеге һәм төзеклеге тикшерелде.

Чара азагында Реканс Фәнил улы Ямалеев аңа йомгак ясаганда техниканың һәм коткару формированиеләренең ташкынны үткәреп җибәрүгә әзерлеге белән канәгатьлеген белдерде. Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Флүр улы Мостаев районның ташкын чорын хәвеф-хәтәрсез үткәрергә тулысынча әзер икәнлеген әйтте.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас