+24 °С
Дождь


Район авылларында гомер кичерүче андый уңганнарның күп булуы сөендерә. Ял көннәрендә алар үзләре җитештергән ит- сөт ризыкларын, яшелчә-җимешне, шул исәптән консервланганын да киң ассортиментта тәкъдим итеп торалар. Сәүдә нокталары да икмәк-булка, кондитер эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, ит-май, балык, ярмалар, җимеш һәм яшелчәсен һәм башкасын мулдан китергән. Шикәр очрамады, сәүдә нокталарында бар, диләрдер инде.
Гомүмән алганда, хаклар да ярыйсы, зарланырлык түгел. Икътисади авырлыклар тиз үтәр, дип өметләнәбез һәм илебездә хәлләр яхшы сакланачагына ышанычыбыз ныклы.