

Балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары. Музыкантлар үз сәләтләрен тар даирәдә генә түгел, зур сәхнәдә, шул исәптән төрле дәрәҗәдәге иҗади ярышларда да күрсәтә алалар. Күптән түгел оештырылган башкорт инструменталь музыкасын башкаручыларның V ачык шәһәр конкурсы “Чишмә башыннан осталыкка” (“От истоков к мастерству”) дип исемләнгән бәйгесе дә моның ачык дәлиле булды. Уфаның Ф. Камаев исемендәге 2нче Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бу иҗади конкурста безнең Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбенең яшь пианисты Нияз Халиков катнашты. Ул музыка серләрен укытучы Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина җитәкчелегендә өйрәнә. Бәйгедә Нияз башкорт композиторы Р.Касыймовның “Кечкенә егет” пьесасын башкарды һәм “Соло” номинациясендә үз яшь категориясендә I дәрәҗә лауреат булды. Шунысын да билгеләү һич артык булмас: мәртәбәле жюрига А.Г.Шнитке исемендәге Мәскәү музыка институты профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, республика һәм халыкара пианистлар конкурслары, Ш.Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Р.Р.Шәйхетдинов җитәкчелек итте. Жюри составында шулай ук республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара конкурслар лауреаты, “Яңа исемнәр” республика шәфкатьлелек программасы җитәкчесе Д.Х.Латыйпова, республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениесе – музыкаль колледж укытучысы В.И.Старикова булды. Дәрәҗәле бәйгедә зур казанышка ирешкән яшь музыкантны һәм аның укытучысын котлап, Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова: “Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз. Ул һичшиксез, алда көтеп торган уңышларның башы булыр. Без яңадан-яңа җиңүләргә таба кыю атлавыгызны телибез!” – диде.