ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
15 март 2022, 06:50
Яшьләрне зарарлы гадәтләрдән курчалау максатында
Агымдагы елның 14 мартыннан 25нә кадәр Башкортстан Республикасында “Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит” гомумрусия акциясенең беренче этабы үтә.
Яшьләрне зарарлы гадәтләрдән курчалау максатында
Бу чара җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү максатында оештырыла.
Шушы уңайдан Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары белән “Синең сайлап алу карарың” (“Твой выбор”) дип исемләнгән сыйныф сәгатен үткәрде. Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген ачыклау, бу төр матдәләрне куллануга тискәре караш тәрбияләү, аларны кулланган һәм тәкъдим иткән кешеләр белән аралашу тәртибен формалаштыру максаты белән оештырылды. Аның барышында видеоролик күрсәтелде, наркотик матдәләрне куллануга кискен каршы караш тәрбияләүче конкурслар һәм “Хәвеф зонасы” брейн-рингы үткәрелде.
Сыйныф сәгате ахырында укучыларның сәламәтлек торышын тикшерү максатында “Сәламәт тормыш рәвеше өчен” дип исемләнгән тестлаштыру үткәрелде. Ул үсмерләргә үз сәламәтлекләренең “йомшак якларын” ачыкларга ярдәм итте.
Фото һәм мәгълумат чыганагы: Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.
Автор:
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"