ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
16 март 2022, 04:55

Кырым һәм Русия – гомергә бергә

Моннан сигез ел элек нәкъ шушы көнне – 2014 елның 16 мартында Кырым һәм Севастополь шәһәрләренең статусы турындагы референдум үтте.

Кырым һәм Русия – гомергә бергәКырым һәм Русия – гомергә бергә
Кырым һәм Русия – гомергә бергә

Моннан сигез ел элек нәкъ шушы көнне – 2014 елның 16 мартында Кырым һәм Севастополь шәһәрләренең статусы турындагы референдум үтте. Анда үз фикерен белдерергә килгән сайлаучыларның күпчелеге ярымутрауның Русия Федерациясе составына кайтуын хуплады.
Референдум нәтиҗәләре буенча 17 мартта Кырым җитәкчелеге Украинадан бәйсезлек турыда карар кабул итте, ә икенче көнне тантаналы вакыйга булды – Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең Русия Федерациясе составына керү турындагы Килешүгә кул куелды. Русия парламенты документны хуплаганнан соң 21 мартта ил Президенты Владимир Владимирович Путин Килешүне ратификацияләү турындагы законга кул куйды.
Быел ярымутрау һәм ил халкы сигезен тапкыр Кырым язын каршылый. Шушы уңайдан Юмаш авылының модельле китапаханәсендә “Кырым һәм Русия – уртак язмыш” дип исемләнгән әдәби-тарихи экскурс үтте. Ул бай эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырылды. Анда катнашкан китап укучылар ил тарихындагы шушы мөһим вакыйга турында бик күп мәгълүмат үзләштерде, мәсәлән, “Кырым” атамасының килеп чыгышы, ярымутрау тарихы, аның бай табигате һәм истәлекле урыннарыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 марты вакыйгаларының тарихи кыйммәте турында һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек мавыктыргыч әңгәмә корылды. Китапханәче Альбина Сайдякованың ярымутрауның бүгенге тормышы турында сөйләвен барысы да зур кызыксыну белән тыңлады.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Юмаш авылы модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе. 

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас