

Агымдагы елның 14 мартыннан 25нә кадәр Башкортстан Республикасында “Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит” гомумрусия акциясенең беренче этабы үтә. Бу чара җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү максатында оештырыла. Шушы уңайдан Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Башкортстан аграртехнология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары белән “Синең сайлап алу карарың” (“Твой выбор”) дип исемләнгән сыйныф сәгатен үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген ачыклау, бу төр матдәләрне куллануга тискәре караш тәрбияләү, аларны кулланган һәм Юлия Хәкимова, Яшьләр үзәге белгече. Наркотикларга — киртә тәкъдим иткән кешеләр белән аралашу тәртибен формалаштыру максаты белән оештырылды. Аның барышында видеоролик күрсәтелде, наркотик матдәләрне куллануга кискен каршы караш тәрбияләүче конкурслар һәм “Хәвеф зонасы” брейн-рингы үткәрелде. Сыйныф сәгате ахырында укучыларның сәламәтлек торышын тикшерү максатында “Сәламәт тормыш рәвеше өчен” дип исемләнгән тестлаштыру үткәрелде. Ул үсмерләргә үз сәламәтлекләренең “йомшак якларын” ачыкларга ярдәм итте.