

Донья мәшәкатьләрен читкә куеп, хәсрәт-кайгыларны онытып торып, шулай яшьлегебезгә кайттык. Ул вакытта безгә 55 – 65 яшьләр генә иде әле. Чәмләнеп дөнья көттек, балаларыбызны аякка бастыру белән мәшгуль идек. Инде онык-туруннарыбыз да бар. Менә шулай, олыгайган көнебездә дәртләнеп йөреп, төрле районнарга, шәһәрләргә барып концертлар куеп –картайганыбызны сизми дә калганбыз икән. Конкурсларда катнашып, гел алдынгы урын алып яулап бик күп Мактау грамоталары алдык. Хәтта берничә мәртәбә Гран – прига дә лаек булдык. Хәзерге көндә күбебез 70– 80 яшьне үткәнбез. Дөресен генә әйткәндә, олыгайдык – яшьлек дәртебез сүнеп бара. Араларыбыз да сирәгәйде, чөнки талантлы чордашларыбыз дан 8 – 9 кеше бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары җәннәттә булсын, дип телибез. Бу урында яшь пенсионерлар безгә алмашка килсеннәр иде, дигән чакыру белән мөрәҗәгать итәсем килә. Без кабызган учакны сүндермәскә кирәк Конкурсларда катнашып гел алдынгы урын алып яулап бик күп Мактау грамоталары алдык. Хәтта берничә мәртәбә Гран – прига да лаек булдык. Безнең җитәкчебез – Кәримов Ринад Вәкил улы чын күңелдән бирелеп эшли. Шундый талантлы шәхесебез барда аны хөрмәт итик, аңа ярдәм итик, эшендә тоткарлык булмасын иде. Бу өндәү җөмләләре пенсиягә чыккан сеңел – энекәшләргә барып җитсә, бик шат булыр идек. Районыбыз даның тагы да югарырак күтәрик, җәмәгать!