ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
17 март 2022, 06:55

Техника паркы яңартылачак

“Көнбатыш илләренең дәүләтебезгә салган санкцияләренә карамастан, Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту дәвам итәчәк”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә.

Техника паркы яңартылачакТехника паркы яңартылачак
Техника паркы яңартылачак

 Техника, аларга запас частьлар һәм агрегатлар кебек чит ил товарларын үзебезнекеләргә алмаштыруга, техниканы ремонтлау һәм хезмәтләндерүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр “Авыл хуҗалыгы сәгате”ндә тикшерелде. “Бездә бу мәсьәләне хәл итүгә баш белән килерлек алтын куллы кешеләр күп. Һәм иң мөһиме – бездә таләп ителгән запас частьлар һәм комплектлаучы детальләр җитештерүне җайга салырлык инфраструктура, оешмалар бар. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча эшчәнлекне без, коронавируска карамастан, туктатып тормадык. Пандемия вакытында да бу төр техниканы алуны арттырдык – 2019 елдагы 6,5 млрд. сумнан 2021елда 12,5 млрд. сумга җиткердек. Безнең өчен иң катлаулы булган 2020 елда техника алу өчен субсидияләр 2,8 млрд. сум тәшкил итте. “Бу максатка бюджеттан акча мотлак рәвештә табабыз, 2021 елгы субсидияләр өлешендә дә бурычларны каплыйбыз”, – дип билгеләде төбәк Башлыгы. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагы төгәл, акыллы, алга киткән булырга тиеш, заманча технологияләрне куллану мотлак. Чөнки моңа республиканың гына түгел, тоташ илнең дә азык-төлек хәвефсезлеге дә тыгыз бәйле.

 

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/soveshchaniya_zased...

 
Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас