

Шушы максатта балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар, конкурс бәйгеләр оештырыла. Бу уңайдан Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан “Теле барның – иле бар” дип исемләнгән шигырь язучылар конкурсы үткәрелгән иде. Аның шартлары буенча, бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк иҗатчылар катнашып, үзләре язган шигырьне укып ишеттерергә тиеш иде. Шушы көннәрдә әлеге шигырь язучыларның төбәкара бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Анда катнашкан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Рауил кызы Исламгалиева үзе иҗат иткән “Туган телем” шигыре белән өченче призлы урынны яулады. Бу казанышы өчен аңа Башкорт телен яклау һәм үстерү фондының III дәрәҗә Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәмзилә Равил кызын төбәкара бәйгедәге шушы зур казанышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.