

“Ашлама белән тәэмин итү мәсьәләсен чишү максатында сигез җитештерүче завод белән килешү төзелде”, – дип хәбәр итәләр ведомстводан. 1 мартка таләп ителгән ашламаның 43,5 проценты тупланган. Үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан, чүп үләннәреннән яклау һәм үзвакытында басуларны эшкәртү өчен кирәкле чараларны авыл хуҗалыгы предприятиеләре тоташ вегетация чорына сатып алалар. Язгы чәчүне үткәрү һәм үсемлекләрне тәрбияләү өчен быел гомум хакы 2 млрд. сум белән исәпләнгән 39 мең тонна дизель ягулыгы кирәк булачак. Март башына таләп ителгән бу ягулыкның 24% күләмендәге запасы тупланган. Калган өлеше чәчү компаниясе барышында сатып алыначак. Бу төр ягулык һәм бензин республика нефть базаларында җитәрлек күләмдә тупланган, дип билгелиләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Төбәк Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов хәбәр итүенчә, агымдагы елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 3,875 мең тонна уңыш җыеп алырга планлаштырыла. Язгы чәчү барышында бөртеклеләр 1,4 млн. гектарда урнаштырылачак (бу 2021 елның язына караганда 70 мең гектарга артыграк). Техник культуралар 422 мең гектарны биләр, дип көтелә (7 мең гектарга артык). Былтыр көз агымдагы ел уңышына 295 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Чәчүлекләрнең 68% яхшы хәлдә, дип билгеләнде. 2022 елның чәчү кампаниясе хакы 20,455 млрд сум белән исәпләнә. Бу үткән елдагыдан 25,3%ка артыграк.
Фото: Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты.