

Район мәдәният йортында узган чарада күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне борчыган проблемалар каралды, аларны хәл итү юллары ачыкланды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Флүр улы Мостаев, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль идарәсенең төбәк үзәге җитәкчесе Анатолий Николаевич Дубовский, Төньяк округы буенча Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ринат Рәис улы Локманов, “Башкортостан Республикасы территориясендәге күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау төбәк операторы” фонды коммерцияле булмаган оешмасының төньяк зонасы буенча идарә башлыгы Артур Фларис улы Мирхазов, шулай ук район үзәгендәге, Иске Калмаш һәм Имәнлекул авыл биләмәләрендәге күпфатирлы йортлар советы вәкилләре һәм шушы йортларда яшәүчеләр катнашты.
Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.