ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
18 март 2022, 09:45

Янгын хәвефен кисәтеп

Халык белән әңгәмәләр һәм торак йортлар буенча йөрүләр – янгыннарны кисәтү буенча нәтиҗәле эшчәнлек формаларының берсе булып тора.

Янгын хәвефен кисәтепЯнгын хәвефен кисәтеп
Янгын хәвефен кисәтеп

 

  16 март көнне  шул максат белән Чакмагыш авыл биләмәсе хезмәткәрләре  районның торак йортлары буенча профилактик рейдлар оештырды. Ялгыз райондашларыбызның янгыннарда фаҗигага тарып үлүен кисәтү максатында янгын хәвефсезлеге буенча белешмәлекләр таратыла, биредә яшәүчеләр белән шәхси йортларда һәм якын-тирә территорияләрдә янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Электр приборларыннан файдаланганда хәвефсезлек чараларын истә тоту мөһим. Ут белән эш иткәндә һәрвакыт сак булыйк! Үзебезне һәм тирә -юньдәгеләрнең иминлеген һәрвакыт кайгыртып торыйк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш авылы биләмәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас