

Әлеге тарихи вакыйга халык телендә “Кырым язы” дип атала. Хәзер инде ел саен төрле шәһәр-районнарда, шул исәптән үзебезнең Чакмагышта да әлеге бәйрәмгә багышланган мәдәни, спорт чаралары даими үткәрелеп тора.
Бу көнне Район мәдәният йорты алдындагы мәйданда оештырылган концертка якташларыбыз күпләп җыелды. Тамаша алдыннан аларны Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. Үзенең чыгышында ул “Кырым язы”ның әһәмиятен, аның тарихтагы лаеклы урынын ассызыклап узды, дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булуын теләде.
Әйе, чыннан да, әлеге көн – ул иң тәүге чиратта миллионлаган кешеләрне тарихи хакыйкать, батырлык һәм туганлык, милли үзаң белән дәүләт горурлыгы аша берләштергән күркәм бәйрәм!
Ә инде туган илеңә, гаиләгә, туган йортка, үз халкыңның гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерлек уяту, аның алдындагы җаваплылыгыңны аңлату – җәмгыять алдында торган бурычларның иң мөһимнәре булып тора.
Шул уңайдан безнең районда да хәрби-патриотик юнәлештә күптөрле эшләр башкарыла. Шуларның иң чагу мисалы – ул, әлбәттә, Чакмагышның Җиңү паркында десантчылар, чик сакчылар, диңгезчеләр, ракетачылар хөрмәтенә истәлекле һәйкәлләр ачылу!
Районыбыз халкын, аеруча яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан оештырылган “Кырым язы” бәйрәм концертында да Русия Кораллы Көчләренең әһәмияте, аның данлы үткәне һәм бүгенгесенә аеруча зур урын бирелде, армия, солдат тормышы турында төрле җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде.
Район мәдәният йортының “халык” исемен йөртүче “Березка” һәм “Ядкарь” вокаль ансамбльләре, “Гармония” вокаль төркеме, Гөлнара Шәймиева, Гүзәл Табишева, Эльвир Халиков, “Асылъяр” халык бию ансамбле егет-кызларының чыгышлары тантаналы очрашуның ямьле бизәкләре булды.
“Кырым язына” багышланган чаралар моның белән генә тәмамланды. Бәйрәм кичендә район үзәгенең “Гаилә” кинозалында режиссер Алексей Пимановның “Крым” дип аталган нәфис фильмын бушка күрсәтү оештырылды. Чакмагыш халкы бу тамашаны да бик яратып карады.