ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
19 март 2022, 18:15

Кышны күңелле озатып, язны каршыладык

19 мартта Чакмагышта авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары катнашлыгында авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек, товарлар сату ярминкәсе узды.

Кышны күңелле озатып, язны каршыладыкКышны күңелле озатып, язны каршыладык
Кышны күңелле озатып, язны каршыладык

 Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл биләмәләре, шәхси эшкуарлар ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр иде. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, ярмалар, шикәр, бал, ашлык – һәммәсе дә бар иде. Эремчек, каймак һәм майга да сорау зур булды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәүдә рәтләре белән танышып чыкты, бәяләр белән кызыксынды һәм халык белән аралашты.
Ярминкәгә килүчеләр бер уңайдан район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын да карап, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Мәдәният хезмәткәрләре бик матур чыгышлары белән сөендерделәр. Алар бәйрәмгә килүчеләр белән бергәләп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, халыкны күңел ачуга һәм конкурсларга җәлеп иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше өлкәннәр һәм балалар катнашлыгында төрле уеннар белән дәвам итте. Күңелле тамашадан соң авыл халкы, килгән кунаклар һәм балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас