

Быел ул илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Авыл биләмәләренең театр коллективлары арасында оештырылган бу бәйгене бәширлеләр ачып җибәрде. Алар авылдашлары һәм Чакмагыш районы хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары хөкеменә драматург Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясен әзерләгән. Арытаба тозлыкушлылар язучы Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасы буенча куелган спектакль белән чыгыш ясады. Яңа Балтач авыл биләмәсе үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән Нәҗип Асанбаевның “Йөрәкләр кушкач” комедиясен дә тамашачылар бик яратып кабул итте. Тайняшлыларның “Яшел эшләпә” водевиле дә (драматург – Гамир Насрый) бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде, артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Әлеге күркәм тамашалар турындагы тулы язманы “Игенче” гәзитенең басмаларында таныша алырсыз.
Сүз уңаеннан, “Театр язы” район фестивале 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. 21нче март көнне – Үрнәк, 22се – Рапат, 23е – Калмашбаш, 24е – Юмаш, 25е – Имәнлекул, 27се – Чакмагыш, 28се – Иске Калмаш, 29ы – Рәҗәп, 30ы – Яңа Коты авыл биләмәләренең үзешчән артистлары авылдашлары һәм бәяләү төркеме әгъзалары каршында сынау тотачак. Ә инде бәйгенең Гала-концерты, бүләкләү тантанасы 8 апрель көнне Чакмагыш район мәдәният йортында узачак.
Театр сәнгатен сөюче галиҗәнап тамашачыларыбыз! Күркәм тамашалардан читтә калмагуызны сорыйбыз! Ял сәгатьләрегезне күңелле итеп үткәрәсәгез килә икән, спектакльләргә рәхим итегез!