ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
21 март 2022, 11:15

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Нәүрүз бәйрәмен язны каршылау бәйрәме, дисәк тә ялгыш булмас. Кышны озатып, ямьле, җылы яз аен бергәләп җыр-моң, уен-көлке һәм төрлечә күңел ачулар белән каршылыйбыз.

Хуш киләсең, Нәүрүз!Хуш киләсең, Нәүрүз!
Хуш киләсең, Нәүрүз!

Шушы фольклор бәйрәмдә  Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты сәнгать эшмәкәрләре Үзмәш авылында олысы-кечесе, барысы өчен дә төрле кызыклы халык уеннары, бәйгеләр оештырдылар.

            Чара азагында самавыр кайнатып, беленләп тәмле чәйләр белән сыйланып, таралыштылар. Төрле халык бәйрәмнәрен оештырган Митрә-Әюп мәдәният йорты хезмәткәрләренә киләчәктә дә актив эшләүләрен телибез.

 

            Фото һәм мәгълүмат Митрә-Әюп авылы мәдәният йортының Вконтакте социаль челтәреннән алынды

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас